Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин: "Кыеклардагы кар-бозларны төшерүне оештырырга кирәк"

Район башлыгы Александр Никошин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә түбәләрне кар-боздан чистартырга күрсәтмә бирде.

 

Әле бер, әле икенче корылма түбәсеннән кыш буе җыелган карның ишелеп төшүе хакында хәбәрләр һәркөн диярлек ишетелеп тора. Кичекмәстән, кыеклардагы кар-бозны җиргә төшерүне оештырырга кирәк, диде район җитәкчесе. Ул бу эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен җитди үтәү мөһимлеген дә кисәтте.

Түбәләрдәге кар көннәр җылына башлауга бермә-бер авырая һәм

кыекларны ишү, җимерү куркынычын тудыра.

Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы уку корпусы түбәсе ишелгән иде. Шөкер, ул беркемгә дә зыян китермәде. Училищеда укыту процессы да элеккечә дәвам итте. Төзүчеләр шунда ук ремонт эшләренә керештеләр. Әмма бу бит өстәмә чыгымнар дигән сүз.

Алесандр Никошин авыл хуҗалыгы корылмалары түбәләрен, тирә-юнен дә кичекмәстән кардан чистарту бурычын куйды. “Тиздән бит ындыр табакларына ашлама, орлык кайта башлый”,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев