Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район хастаханәсенә өч яңа автомобиль кайтты

​​​​​​​Районга Lada Largus автомобиле базасындагы өч медицина ярдәме күрсәтү машинасы кайтты.

193 яңа автомобиль ачкычларын Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан республика медицина учреждениеләре баш табибларына Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Яңа транспорт чаралары беренчел медицина звеносын кирәкле җиһазлар белән  тәэмин итү буенча федераль милли проект нигезендә сатып алынган.                        

Кичә әлеге автомобильләрне район үзәк хастаханәсе территориясендә район башлыгы Александр Никошин карады. Баш табиб Светлана Одушкина автомобильләрнең ничек җиһазлануы белән таныштырды. Машиналар авыруларны йөртү өчен бик уңайлы медицина носилкалары белән тәэмин ителгән. Пациентларга юлда ук медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле препаратлар булдырылган. Автомобильләр авыруларга өйләренә барып тиешле ярдәм күрсәтү, пациентларны хастаханәләргә илтү, шулай ук ерак авылларда яшәүчеләргә дарулар илтү өчен файдаланылачак.

Светлана Одушкина әйтүенчә, яңа машиналар Юхмачы участок хастаханәсенә, Чуаш Кичүе һәм Хузангай табиблык амбулаторияләренә беркетеләчәк. Моңа кадәр әлеге медицина учреждениеләрендә бик күптәнге УАЗ автомобильләре файдаланылган.

Ел ахырына кадәр район үзәк хастаханәсенә тагын берничә шундый яңа машина кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев