Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район хуҗалыкларында 50 мең тоннадан артык сенаж хәзерләнде

Маллар өчен көн саен 2-3 мең тонна азык туплана.

  Бер-ике көннән механизаторлар күпьеллык үләннең беренче чалуын алып бетерәләр. Карга, Чуаш Кичүе, Юхмачы һәм Хузангай сөтчелек комплексларына 10 ар мең тонна сенаж  салынды. Яшел масса Яңа Чаллы комплексы һәм Иске Камка, Иске Матак, Урта Әлки маллар симертү фермалары азык утарына да хәзерләнә.
Бу атнада Көньяк-Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсендә берьюлы  7 азык хәзерләү комбайны эшләде. Чуаш Кичүе азык утарында һәр көнне диярлек бер баз сенаж салынды. 
Бер үк вакытта хуҗалыкларда пар җирләрен эшкәртү эшләре дәвам иттерелде. План нигезендә  көзге чәчүгә 15,7 мең гектар пар җире эшкәртелергә тиеш булса ул тулысы белән башкарылды. 
Хуҗалыкларда көнбагыш  һәм кукуруз кырларында рәт араларын эшкәртү дәвам итә.
Механизаторлар чүп үләннәргә каршы химик матдә сиптерүне төгәлләделәр. Хәзер корткычларга  каршы чәчелгән мәйданнарны  эшкәртү дәвам иттерелә. 
Июль ул – урып жыю эшләренә керешү ае да. Бу көннәрдә хуҗалыкларда комбайн паркын яңа урак сезонына тулысынча хәзерләү  өчен тырышалар. Бездәге 98 бөртек суктыру комбайнының туксаны бүген кырларга чыгарга әзер. Калганнарын шушы көннәрдә ремонтлап бетерергә җыеналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев