Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район советы утырышында узган ел тапшырылган милек турындагы декларацияләрдәге бозулар тикшерелде

Бүген, 25 февральдә, муниципаль район советының чираттан тыш утырышы булды. Аның көн тәртибенә бер генә мәсьәлә куелган иде. Ул да булса – муниципаль вазыйфалар биләүче затларның, аларның ир яисә хатыннарының, балигъ булмаган балаларының 2017 елдагы керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларын тикшерү

Утырышны  район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Депутатлардан тыш, сессиягә район прокуроры Руслан Гыйзәтов, авыл җирлекләре советлары депутатлары, муниципаль хезмәт башкаручылар чакырылган иде.

Утырышта тикшереләсе мәсьәлә буенча Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул милек турындагы декларацияләрдә аеруча еш очрый торган бозулар һәм төгәлсезлекләр хакында сөйләде.

2017 елгы керемнәр турындагы декларацияләрне районыбызда 162 депутат, 75 муниципаль хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары тапшырган. Аларның һәркайсын район прокуратурасы җентекләп тикшергән. Нәтиҗәдә 23 декларациядә бозулар табылган. Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында әлеге декларацияләрнең һәрберсенә аерым тукталып, аларны анализлады. Күбесендә милекне күрсәткәндә төгәлсезлекләр җибәрелгән. “Аларның иң җитдиләре – хезмәткәрләрнең (служащие) үзләрендәге торак йортны, фатирны я җир биләмәсен күрсәтми калдыруы”,–диде коррупциягә каршы сәясәт идарәсе баш киңәшчесе.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов та үз чыгышында керемнәр турындагы документны тутыруга бик җаваплы һәм игътибарлы карау зарурлыгына басым ясады.

– Ялгышларны анализлый башлагач, декларация тутырырга тиешле затларның бу эшне үзләренең ярдәмчеләренә тапшырган булуы ачыклана. Шуннан төрле бозулар килеп чыга,–ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев