Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район укытучылары традицион август киңәшмәләренең пленар утырышында катнаштылар

Узган атнада район укытучылары традицион август киңәшмәләренең пленар утырышында катнаштылар.

  Утырыш быел “Әлки муниципаль районының заманча мәгариф системасы: үткәннең тәҗрибәсен киләчәктә тормышка ашыру” дигән шигарь астында узды.

 

Киңәшмә алдыннан
Мәгариф хезмәткәрләренең – укытучылар һәм тәрбиячеләрнең август киңәшмәләре эшен бәйрәм рухында оештыру һәм үткәрү бик күптәнге матур гадәт ул. Быелгысы исә тагын да мәртәбәлерәк, купшырак итеп үткәрелде. Бу – Әлки төбәге педагогларының барыбыз өчен дә бик кирәкле, хөрмәтле хезмәтенә югары бәя бирү.
Пленар утырышта катнашучылар башта бергәләшеп Ленин урамында барлыкка килгән җәяүлеләр бульварыннан үттеләр. Бульвар үзенә күрә зәңгәр күк астында сәхнәне хәтерләтте: җәяүлеләр сукмагыннан атлаучыларга район мәктәпләре укучылары үзләренең күптөрле сәләтләрен күрсәттеләр. Алар җырладылар, әкиятләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр... Бер мәктәп коллективы укучылары чыгышын бары татар телендә әзерләгән. Башка мәктәпләрдән килүчеләр рус, чуаш, инглиз телләрендә сөйләп, җырлап, бу телләрне югары дәрәҗәдә үзләштерүләрен расладылар. 
Укытучыларның август җыелышлары күп традицияләр белән бәйле. Әйтик, кинотеатр бинасы каршындагы мәйданда башка еллардагыча быел да зур ярминкә җәелдерелгән иде. Укучылар остазлары җитәкчелегендә мәктәп яны бакчаларында күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр бит. Һәр мәктәп, әлеге ярминкәдә катнашып, әлкилеләргә шушы хезмәтләренең уңышын тәкъдим итте.
Ярминкәне карап йөргәндә район башлыгы Александр Никошин укучылар һәм укытучыларның әлеге хезмәтенә мондый бәя бирде:
–Җәй гаять эссе быел, шуның өстенә яңгырлар да юк. Коры һава шартларында сез мәктәпләрегез бакчаларында бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәнсез. Коллективларыгызның булдыклылыгын мактамый мөмкин түгел.
Ярминкәгә килгән мәктәпләр сатып алучыларга эре-эре суган, сарымсак, сусыл кишер, чөгендер һәм кәбестәне, башка төр яшелчәләрне арзан бәядән саттылар. Шунысы да игътибарга лаек: мәктәпләр сатуга чимал гына түгел, үзләре җитештергән татлы кайнатмалар, яшелчә консервлары да алып килгән иделәр. 
Мәдәният йорты каршында исә киңәшмә кунакларын хореография белән шөгыльләнүче укучылар -, яшь биючеләр каршылады. Аларның чыгышлары эшлекле чарага күңелле бер төсмер өстәде.
Мәдәният йорты фойесында балалар иҗаты йортында, мәктәпләрдәге төрле түгәрәк-секцияләрдә шөгыльләнүче укучыларның иҗат җимешләреннән – кул эшләнмәләреннән күргәзмә җәелдерелгән иде. Шунда ук район мәгариф системасының күпьеллык данлы тарихын чагылдырган экспонатлар да куелган. Аларны С.Лисенков исемендәге район музее хезмәткәрләре алып килеп, зур, эчтәлекле экспозиция ясаганнар.

 

Туган телләр елында куәтлерәк эшләргә
Пленар утырышны оештыручылар Роспотребнадзор таләпләрен төгәл үтәгәннәр – мәдәният йортының тамаша залы мәгариф хезмәткәрләре белән өлешчә генә тулган иде.
Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.  Ул мәгариф хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп болай диде:
–Без бүген район мәгариф системасының 2020-2021 нче уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясыйбыз, алдагы чорга бурычлар билгелибез. Узган ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле булды. Федераль дәрәҗәдә ул фән һәм технологияләр елы буларак узды. Татарстанда моңа өстәп Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип тә игълан ителгән иде ул. Әйтергә кирәк, районның зур педагогик коллективы бу җәһәттән мәгариф системасына йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәде.
Аннары район җитәкчесе мәгариф системасына кагылышлы саннарга тукталып үтте:
–Мәктәпкәчә учреждениеләрдә хәзерге вакытта 688 бала тәрбияләнә. Аларның 404 е татар (58,72%), 110 ы – рус (15,98%), 97 се – чуаш (14,1%) балалары. Тагын 9 бала - башка милләт вәкилләре (1,3%). Сабыйларның 68 е катнаш гаиләләрдә үсә. Районның 16 балалар бакчасында 293 бала милли белем һәм тәрбия ала. 
Безнең районда барлык яшьтәге балалар өчен мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре ишекләре ачык, ягъни аларга чират юк. Утыз балалар бакчасының 16 сы татар телендә тәрбия бирә. Тел балаларга уенга корылган методика нигезендә өйрәтелә. Балаларның 438 е белем һәм тәрбияне туган телләрендә – татар телендә алалар, бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 4 процентка диярлек югары. Ул турыда әле бүгенге киңәшмәдә тагын сөйләшербез. Барыгызга да киңәшмә эшендә зур уңышлар телим. 

 

Яңарыш турында
Пленар утырышта район мәгариф системасы эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре хакында мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева чыгыш ясады. Аның докладыннан түбәндәгеләр билгеле булды.
- Бүген район мәктәпләрендә 2000 нән артык балага белем һәм тәрбия бирелә. “Мәгариф” дәүләткүләм проект нигезендә укучыларыбыз заманча һәм уңайлы шартларда укыйлар, тәрбияләнәләр.  Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында уңайлы шартлар тудырылган. Соңгы биш елда бездә өч яңа балалар бакчасы төзелде. Алар Базарлы Матакта, Татар Борнаенда һәм Сихтермә-Хузангайда эшли башлады. Алты балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды, тагын бишесе алар урнашкан мәктәпләр биналарын төзекләндергәндә яңартылдылар.
Соңгы ун елда районда бер яңа мәктәп төзелде, 13 мәктәп бинасы капиталь ремонтланды. Мәгариф учреждениеләренең 65 проценты заманча таләпләргә туры китереп үзгәртелде. Быел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм Түбән Әлки урта мәктәбендә  яңа “Үсеш нокталары” барлыкка киләчәк. Бу эшләр федераль проект нигезендә алып барыла. 
Алдагы уку елында 368 баланы күрше авылларда урнашкан мәктәпләргә автобусларда йөртәчәкбез. Быел безгә тугыз яңа мәктәп автобуслары бирелде. Шулай итеп, хәзер район мәктәпләрендә 17 автобус бар.
Мәктәпләрдә, балалар бакчалары биналарында укучыларның, сабыйларның куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә зур күләмле эш башкарыла. Әлеге максатларга 1,5 миллион сумнан артык акча бүленде. Мәгариф учреждениеләре биналарына үз вакытында җылы җибәрү өчен 4 миллион сумнан артык акча тотылды.
Башлангыч сыйныфларда белем алучы 818 бала кайнар ризык белән бушлай тәэмин ителәчәк. 1 сентябрьдән Базарлы Матак мәктәбенең тулысынча яңартылган ике ризык хәзерләү блогы эшли башлый. Республика программасы кысаларында аларны төзекләндерүгә 10 миллион сум акча тотылды.

 

Узган БДИ сабаклары
2020-2021 нче уку елында 11 сыйныфны 70 укучы тәмамлады. Кызганыч, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре сөендерә алмады. Рус теле, химия, биология, физика, тарих фәннәре буенча укучыларыбыз алдагы ел белән чагыштырганда түбәнрәк нәтиҗәләр күрсәткән. Математика белән информатикадан кала район укучылары республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк балл җыйганнар. Ни кызганыч, Базарлы Матак, Иске Матак урта мәктәпләрендә имтихан нәтиҗәләре начаррак булган. Ә бит болар – районның иң зур мәктәпләре. Ә менә Борискино, Хузангай, Яңа Салман, Юхмачы мәктәпләрен тәмамлаучылар имтиханнарда алдагы ел белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешкәннәр. 
Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныфларны тәмамлаган кайбер егет-кызларыбыз имтиханнарга зур әзерлек белән килеп, югары баллар җыеп безне сөендерделәр. Яңа Салман мәктәбеннән Регина Юсупова, Хузангайдан Алмаз Сәләхиев өчәр фәннән 80,90 һәм аннан артык балл җыя алдылар. 
Тугызынчы сыйныфларны 180 укучы тәмамлаган, аларның 174 е аттестат алган. Ә 9 үсмергә сентябрьдә кабат имтихан бирергә кирәк булачак. 
2020-2021 нче уку елында республика һәм илкүләм олимпиадаларда 11 укучыбыз җиңү яулаган.
Сүз дә юк, укучылар мәктәптә тирән белем алырга тиеш. Бу аларның киләчәге, күңелләренә охшаган һөнәр сайлау мөкинлеге белән бәйле бит. Әйе, укытучыларга әлеге җәһәттән гаять зур җаваплылык йөкләнә. Алдагы уку елында да бердәм дәүләт имтиханнары белән бәйле сабакларны истә тотып, белем бирү дәрәҗәсен, сыйфатын үстерү юнәлешендә нык кына тырышасы бар аларга.

 

Заманча мәктәп
Үткән уку елында 133 педагог өстәмә программалар буенча квалификацияләрен күтәрү курсларында укыган. Әйтик, 22 белгеч “Заманча укытучы мәктәбе”н тәмамлаган, “Үсеш ноктасы”, “Киләчәк укытучысы” кебек проектларда күп кенә педагоглар белем дәрәҗәләрен күтәргән. Соңгы өч елда 21 укытучыбызның төрле дәоәҗәдәге грантларга ия булуларын зур канәгатьлек белән билгеләп үтте Сурия Вәлиева. 
Район укытучыларының уртача яше 48 гә җиткән. Бүген өлкән буын педагогларга алмашка яшь белгечләр кирәк. Мәктәпләрдә математика, физика, химия укытучылары җитешми. Дөрес, Татарстанның педагогик вузларында район мәктәпләрен тәмамлаган 18 егет һәм кыз укый, аларның җидесе максатчан юллама буенча белгечлек үзләштерә. Һәр мәктәп җитәкчесе хәзердән үк инде укучыларга сыйфатлы белем бирергә сәләтле кадрлар булдыру турында кайгыртырга тиеш, дип тә ассызыклады чыгыш ясаучы.

 

Татар телен өйрәнәләр
Пленар утырышта төп доклад буенча фикер алыштылар педагоглар. Мәсәлән, “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Латыйпова сабыйларны татар теленә өйрәтү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
–Безгә хәзер, ни кызганыч, нигездә татар гаиләсендә үсеп тә туган телендә бер сүз белмәгән балаларны китерәләр. Андый сабыйларга, шулай ук, рус, чуаш милләтендәге балаларга татар телен өйрәтү буенча эшлибез. Балалар татар теле дәресләрен бик яраталар, алар татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәләр, уйныйлар. Татар сүзләрен бик тиз хәтерләрендә калдыралар, үзара шул телдә аралашырга өйрәнәләр,–диде ул. 
Чуаш Кичүе гомумбелем бирү мәктәбе директоры Фәния Зәйдуллина коллективларының алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Безнең укытучылар үзләренә йөкләнгән бурычны тырышып үтиләр, балаларга сыйфатлы белем бирәләр. Укытучыларыбыз һөнәри яктан яхшы әзерлекле, моны укучыларыбызның белем дәрәҗәсе дә раслый”,–диде ул. 
Район прокуроры Руслан Гыйзәтов яңа уку елына мәктәпләрдә иминлекне тәэмин итү юнәлешендә әзерлеккә бәя бирде. Ул алдан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган кимчелекләрнең күбесе инде төзәтелде дип хәбәр итте. Калганнары исә хәзерге вакытта хәл ителә икән.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Рәмзил Вәлиуллин балаларның  юлда иминлеген тәэмин итү буенча үз киңәшләрен бирде. Ул шулай ук дәүләт инспекторлары катнашында мәктәп автобусларына җентекле тикшерү үткәрелүе, техниканың яңа уку елына әзер булуы турында да хәбәр итте. 
Август киңәшмәсенең пленар утырышына йомгак ясап, район башлыгы Александр Никошин болай диде:
–Мәктәпләрдә яшь буынга ныклы белем бирү юнәлешендә республикада зур эш башкарыла. Шул исәптән без дә, районның барлык педагогик хезмәткәрләре дә балаларыбызны белемле итү, олы тормышка тиешенчә әзерләү өчен барысын да эшләргә тиешбез. Район мәгариф системасы каршына бик күп бурычлар куела. Алар турында биредә төпле сөйләшү булды дип исәплим. Үз чиратымда балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирүгә җитди караш булсын иде дип әйтәсем килә. Барыгызны да, хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр яңа уку елы белән котлыйм. Сезгә катлаулы хезмәтегездә уңышлар, иҗади үсеш, сәламәтлек телим. 
Пленар утырышта катнашучылар Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның үзләренә видеомөрәҗәгатен тыңладылар. Аннары район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында фидакарь хезмәт куючы иң оста, тәҗрибәле белгечләргә Россия, Татарстан, район бүләкләре тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев