Әлки район үзәк хастаханәсе 8 Март бәйрәме көннәрендә ничек эшләячәк?
Яңалыклар

Әлки район үзәк хастаханәсе 8 Март бәйрәме көннәрендә ничек эшләячәк?

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эма Шәйхетдинова хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә дә әлкилеләр медицина ярдәменнән мәхрүм калмаячак.

7 мартта поликлиника эшли. Гадәттәгечә, шимбә көнне диспансерлаштыру үткәрелә.

8 һәм 9 мартта стационар тәүлек әйләнәсе эшли. Бу көннәрдә  хирург, терапевт һәм гинеколог тәүлек буе кизү тора. Зарурлык булганда кабул итү-диагностика бүлегендә пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч  медицина ярдәме күрсәтеләчәк, диде баш табиб урынбасары.


Нет комментариев