Әлки районы “Актай” футбол командасы республика беренчелегендә катнашты
Безнең “Актай” футболчылары республика бәйгесендә көчле шәһәр командалары белән ярышты.
2009 елда туган малайлар арасында футбол буенча Татарстан беренчелеге төгәлләнде. Бу зур ярышта район спорт мәктәбенең тренер Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге “Актай” командасы да катнашты. Безнең футболчыларга “Камаз”, “Нефтехимик”, “Төзүче” кебек көчле командалар һәм башка шәһәр командалары белән көч сынашырга туры килде. Уеннар быелның маеннан сентябренә кадәр ике әйләнештә барды. “Актай” 14 нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев