23 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районында спортның су төрләре буенча фестиваль булды
“Ләйсән” йөзү бассейны базасында спортның су төрләре буенча фестиваль узды.
-
Әлки районы “Актай” футбол командасы республика беренчелегендә катнашты
Безнең “Актай” футболчылары республика бәйгесендә көчле шәһәр командалары белән ярышты.
-
Әлки районы: Туган якка рәхмәтләре – игелекле эшләрендә
Туган як! Син җанга газиз, күңелгә якын. Һәр карыш җирең, урман-елгаларың, авыл урамнары-тыкрыкларың читкә киткән ул-кызларыңны өзелеп сагынырга, зур калалардагы эш-мәшәкатьләрен ташлап, кайту юлына чыгарга, күрешү сәгатьләрен ашыктырырга мәҗбүр итәләр.
-
Әлки районында Өлкәннәр декадасында 6480 пенсионерны бәйрәм белән котларга җыеналар
1 октябрьдә булачак өлкәннәр бәйрәмен районда яшәүче 6480 пенсионер билгеләп үтәчәк.
-
«Бакча - 2019»: Татарстан бакчачылары бәйрәм кунакларын нәрсә белән гаҗәпкә калдырдылар
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
-
Әлки районында яшәүчеләр 2018 ел өчен 7,783 миллион сум салым түләргә тиеш
Узган 2018 ел өчен районда яшәүчеләргә 4 миллион142 мең сум күләмендә җир һәм 3 миллион 641 мең сум милек салымы исәпләнгән.
-
Марат Җәббаров: Татарстанда 4,2 млн тонна ашлык җыелды
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә.