Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: Татарстанда 4,2 млн тонна ашлык җыелды

Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә.

   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.    

Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

Иң күп уңыш   -    170 мең тоннадан  артык -   Тукай,  Арча,  Актаныш һәм Минзәлә районнарында  җыелган.    Уңдырышлылык   буенча  иң  югары  күрсәткечләр    (40 ц/га һәм аннан  артык) -   Тукай,  Мамадыш, Зәй һәм  Актаныш районнарында. 

Марат Җәббаров орлык  кукурузын  җитештерү  өлешендә  зур  резерв булуын  билгеләп  үтте.  Быел  бу  культура    50 мең гектардан  артык  мәйданда  чәчелгән.  Аны  җыю  өчен  республика  хуҗалыкларында     190 кукуруз ургыч әзерләнгән, аларның  һәркайсына  йөкләнеш   300 гектарга  якын. 

Салкын  җәй  аркасында  рапс  җыю  соңга  калды.   Бүгенгә  105 мең гектардан  өчтән  бере  җыелган.  Уңдырышлылык   - 12,5 ц/га. Көнбагыш та  начар  түгел.  Бу  культура  132 мең га мәйданда  чәчелгән. 

Шикәр  чөгендерен  җыю  дәвам  итә.  Бүген  кырларда   102 комбайн эшли.     20 меңләп га, ягъни  30%тан  артыгы  җыелган.     827 мең тонна яңа  уңыш  җыелган.     Уңдырышлылык – гектардан 422 центнерга  җитә.   «Заводларга    460 мең тонна  чөгендер  озатылган. Өч  завод  та  эшли.   Предприятиеләр    тәүлеккә    17,2 мең  тонна чөгендер  эшкәртәләр.   38 мең тонна  шикәр  комы  җитештерелгән», - дип  хәбәр  итте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы. 

Алдагы  ел  уңышы  өчен    495 мең  га көзге  культуралар  чәчелгән, шуннан   көзге  бодай  – 369 мең  га, көзге  арыш  – 122 мең  га.

Туфракны  көзге  эшкәртү мәйданының яртысы - 1 млн. га – эшкәртелгән. Шуннан    400 мең  га  мәйданда  җир  тирәнтен  сөрелгән. 

Чыгышының  азагында  Марат Җәббаров  республикада  бүүген  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  узуы  турында  әйтте.   Моның  өчен  Казанда   15 мәйданчык билгеләнгән, Чаллыда  һәм   Зеленодольск  районында  –  2шәр урында.     Ярминкәләр  һәр атнада  шимбә  көнне    28 декабрьгә  кадәр  үткәреләчәк. 

Рөстәм Миңнеханов авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен   уздыруның  уңай  якларын  ассызыклап  үтте.    Ул  шәһәрләр  җитәкчеләрен  фермерларга  ярдәм  итәргә,  сәүдә итүләрне  оештыру  өчен  тиешле  шартлар  тудырырга  өндәде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев