Әлки районында Өлкәннәр декадасында 6480 пенсионерны бәйрәм белән котларга җыеналар
1 октябрьдә булачак өлкәннәр бәйрәмен районда яшәүче 6480 пенсионер билгеләп үтәчәк.
Бу бәйрәмгә әзерлек инде башланды: өлкән яшьтәгеләрнең исемлекләре тулыландырыла, концерт программалары төзелә. Оешма-учреждениеләр коллективлары үз ветераннарын кунакка чакырырга әзерләнәләр. Яшьләр, мәктәп укучылары “Игелек кыл!” акциясендә катнашып, әби-бабайларга йорт эшләрендә булышачак.
Ун көнгә сузылачак бәйрәм көннәрендә төрле чаралар күп булыр дип көтелә. Әйтик, 2 октябрьдә район мәдәният йортында өлкәннәр өчен концерт, 3 октябрьдә район хакимияте һәм социаль оешмалар белгечләре белән турыдан-туры элемтә, 4 октябрьдә – Өлкәннәр спартакиадасы, 5 октябрьдә район үзәгендә зур ярминкә һ.б. Шулай итеп, Өлкәннәр декадасы бездә күңелле үтәчәк. Иң мөһиме – беркем дә игътибарсыз калмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев