Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Туган якка рәхмәтләре – игелекле эшләрендә

Туган як! Син җанга газиз, күңелгә якын. Һәр карыш җирең, урман-елгаларың, авыл урамнары-тыкрыкларың читкә киткән ул-кызларыңны өзелеп сагынырга, зур калалардагы эш-мәшәкатьләрен ташлап, кайту юлына чыгарга, күрешү сәгатьләрен ашыктырырга мәҗбүр итәләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Якшәмбе көнне Базарлы Матакта үткән якташлар җәмгыяте җыелышына да Әлки җирендә туып үскән һәм Татарстанның төрле почмакларында яшәп, үз эшләрендә уңыш казанган, дәрәҗәләргә ирешкән якташларыбыз әнә шулай сагынып-ашкынып кайттылар.

 

 

Бездә аларны олы хөрмәт һәм ипи-тоз, баллы чәкчәк, дәртле гармун көйләре белән каршы алдылар. Җыелыш үтәсе мәдәният йорты фойесына килеп кергән кунаклар эчкерсез очрашу шатлыгына чумды.

Дуслар, сабакташлар, чордашлар... Үзебезнекеләр, чөнки бирегә бит туган авылы белән элемтәсен өзмәгән, киресенчә, төрле яклап район тормышында катнашып һәм ярдәмләшеп торган кешеләр җыелды.

Очрашу-күрешү ыгы-зыгысыннан соң кунаклар залга үтте. Аларга Әлки районы турында әлерәк кенә төшерелгән фильм күрсәттеләр. Аны карагач, читтән кайтучылар соклануларын яшермәде, “менә бит безнекеләр ниләр эшләп ята!” диештеләр. Берничәсе: “Районны танып булмый, элеккеге үзәктән ерак, юлсыз як түгел шул, бу инде республиканың аягында нык басып торучы төбәге”,– диештеләр.

Әлкинең бүгенге үсеше турында район башлыгы Александр Никошин да шактый сөйләде кунакларга.

Билгеле, мондый аудиториядә ул күбрәк район икътисадын үстерүдә инвестицияләр роленә тукталды. Әйтик, былтыр төп капиталга бюджет средстволарыннан тыш әле тагын 2 миллиард 297 миллион сум акча кертелгән. Бу сан артында төзелгән һәм ремонтланган хастаханә, ФАП, мәктәп, мәдәният йортлары, уңай хәл ителгән көнкүреш проблемалары, торак һәм башкалар тора бит.

– 1993 елдан район якташлар җәмгыяте эшләп килә. Бүген ул 184 кешене берләштерә. Алар арасында үзебездә, Казан һәм Яр Чаллы, Мәскәү, Йошкар-Ола, Чебоксар һәм башка шәһәрләрдә яшәүче, туган ягыбыз язмышына битараф булмаган кешеләр бар. Якташлар җәмгыяте быел үзе кебек оешмалар бәйгесендә катнашып, республикада икенче урынны алды.–диде Александр Федрович. Аның бү сүзләре алкышларга күмелде.

Без, журналистлар, туган ягына, шунда яшәп һәм эшләп калган авылдашларына ярдәмчел якташларыбыз турында язып торабыз. Әлки үсешенә гаять зур инвестицияләр салган, өстәвенә, күпкырлы хайриячелек белән шөгыләнүче Айрат Хәйруллин, “Хузангай” хуҗалыгын юктан бар итеп үстергән Иван Казанков, бер генә әлкиленең дә гозерен игътибарсыз калдырмаучы, иң мөһиме, барлык авылларыбызны юллы иткән Фоат Вәлиев, Түбән Әлкиең эшлекле һәм игелекле уллары Альберт белән Дамир Шәйхетдиновлар, Иске Әнҗерәнең олы йөрәкле “рыцаре” Илгиз Мәҗитов исемнәре районда яшәүче һәркемгә таныш, билгеле. Алар ярдәме белән күлләр, чишмәләр чистартыла, һәйкәлләр, чиркәү һәм мәчетләр төзелә, ремонтлана, милли һәм дини бәйрәмнәребез Сабантуй, Уяв, Акатуй, Раштуа, Троица, Майчабу үткәрелә.

–Быел күп кенә торак пунктларда Авыл көннәре уздырдык. Алар барысы да иганәчеләр, ягъни сезнең ярдәм белән оештырылды. Әйтик, Карга көнен үткәрүгә Фоат Вәлиев булышты, Үргәгарда чыгымнарның зур өлешен Риф Сибгатуллин, Әхмәттә  Фәнис Бакиров, Иске Камкада Ришат Хатыйпов, Карамалыда Рафик Хәбибуллин, Чуаш Кичүендә бертуган Гатауллиннар, Баллыкүлдә Ришат Галиев, Фәрит Яруллин, Рафит Хәйретдинов, Түбән Әлкидә абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар, Яңа Салманда Фәрит Сираев, Рушания Вәлиева, Мулланур Сәгыйров, Төгәлбәйдә Лариса Абдуллина, Иске Тахталада Виктор Белов үз өсләренә алдылар,–дип юмарт куллы, игелекле җанлы якташларыбыз исемнәрен тезде район башлыгы.

Бу исемлек бик озын булып чыкты. Мәсәлән, “Казан” төзелеш берләшмәсе генераль директоры Рәзил Җиһаншин Иске Камка зиратын тәртипкә китерергә булышкан. “Стройгазпроект” җәмгыяте генераль директоры Рәис Хәйруллин туган авылы Иске Салманга ел саен артистлар чакырып, бүләкләр төяп кайтып, бәйрәм үткәрә, чишмәләр төзекләндерүгә акчасын кызганмый. Югары Әлморзаның Рамил Исмәгыйлов атлы улы бар. Томск өлкәсендә яшәп тә туган авылына булышып яши ул. Алпарның “авылым!” дип өзелеп торучы ул-кызлары күп, ә аларга Рәфкать Сәмигуллин тынгы бирми...

Авылга матди ярдәм бик кирәк. Шул ук вакытта рухи, мәгълүмати булышлык та бик мөһим бүенге көндә. Бездә үсеп, талантлары белән Татарстанга танылган артистларыбыз Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Фәнис Кәлимуллин, Мирсәит Сөнгатуллин, Нияз Җәләлов һәм башкалар район горурлыгы, иҗатлары белән безне дә сөендереп китәләр. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Элмас Нуруллин, Казан федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов яшьләргә һөнәри белем бирүдә ярдәм итәләр. Чиябашта туып үскән Вагиз Саттаров һич авырсынмыйча юридик һәм методик ярдәм күрсәтә... Күп безнең шундый якташларыбыз. Һәм район башлыгы аларның һәркайсына рәхмәт әйтте.

 

Яңа җитәкче сайланды

Әлки якташлар җәмгыятен моңарчы Урта Әлкидә туып үскән, күп еллар Татарстан Дәүләт Советында эшләгән Ришат Хафизов җитәкләгән иде. Ул якташлар җәмгыятен оештыручыларның, аякка бастыручыларның берсе булды, актив эшләде. Хәзер инде Ришат әфәнде бу вазыйфалардан үзен азат итүләрен сорый. Аның хезмәтен Мактау грамотасы белән бәяләп, зур рәхмәтләр әйтте Александр Федорович. Җыелышта Ришат Хафизов үзе дә чыгыш ясады һәм узган чорда ниләр эшләнүе хакында отчет тотты.

Аннары район башлыгы җәмгыятьнең яңа җитәкчесе итеп нәсел тамырлары Иске Чаллыдан булган Алсу Рөстәм кызы Нәбиеваны сайлап куярга тәкъдим итте.

Җәмгыятьнең яңа сайланган рәисе Казан кооператив институтының ректоры. Алсу ханым моңарчы да якташларны берләштерү, төрле чаралар үткәрүдә актив катнашып килгән, кем әйтмешли, алда үзен ни көткәнне белә. Ул башта татарча, аннары рус телендә алга таба якташлар җәмгыяте нинди юнәлешләрдә эшләячәген бәян итте, планнар белән таныштырды. Аның сөйләгәннәре соңрак җыелыш кабул иткән резолюциядә чагылыш тапты.

Әлки якташлар җәмгыятенең иң актив әгъзаларын Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.

 

“Авыл танымаслык булып үзгәргән”

Зур җыелыш тәмамлангач, анда катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр. Аннары бергәләшеп Ленин урамын (биредә җәяүлеләр бальвары төзелеп бетеп килә), шундагы район китапханәсен карадылар. Китапханә өчен дип үзгәртелгән һәм ремонтланган бинаны беренче булып якташлар күрде, чөнки ул әлегә рәсми төстә ачылмаган. Аннары кунаклар Үзәк паркта агачлар утырттылар, балалар әзерләгән концертны карадылар. Соңыннан автобусларга утырып, район туган якны өйрәнү музеена бардылар. Туган ягына сирәк кайтучыларның фикере мондый булды: “Базарлы Матакны танырлык түгел! Авыл төзекләнгән, матурайган!”

Музей да күпләр өчен көтелмәгән, әмма күңелле экскурсиягә әйләнде. Алар биредә балачаклары белән бәйле көнкүреш әйберләрен күреп аһ! Иттеләр. Кемдер, билгеле, гаиләсе, нәселе белән бәйле экспонатлар эзләде һәм тапты, ә кемдер стенада үзенең рәсемен дә күреп шатланды. Музейда озак булды кунаклар, яшьлекләренә, бала чаклары үткән чорларга әйләнеп кайткандай булды алар. Һәм, мөгаен, туган яклары Әлкигә ярату, хөрмәт хисләре дә яңарып, ныгып киткәндер. Димәк, игелекле якташларыбызның матур гамәлләрен алга таба да күреп-тоеп торырбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев