Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Алар тәҗрибәсе башкаларга үрнәк

“Востокзернопродукт”ның “Көньяк-Әлки” филиалы авыл хуҗалыгы эшләрендә һәрчак оешканлык күрсәтә. Филиал белән ундүртенче ел инде тәҗрибәле белгеч Илнур Кәлимуллин җитәкчелек итә.

 

Филиал карамагында 15 мең гектар сөрү җирләре бар. Хуҗалык коллективы елның-елында шул кырларда барлык агротехник чараларны төгәл башкарып, тотрыклы уңыш алып килә.

Бу филиалда 30 механизатор, 20 шофер хезмәт куя.  Менә шул егетләр үзләренә беркетелгән 15 мең гектарлы җирләрне әйбәт уңыш алу өчен тырышып эшкәртәләр дә. 

 

Әлеге филиалга Юхмачы сөтчелек комплексы һәм Югары Әлморза маллар симертү мәйданчыгына азык әзерләү бурычы йөкләнгән. Ел дәвамында терлекчелек тармагы өчен азыкны җитәрлек һәм сыйфатлы итеп әзерләргә кирәк.
Кырчылык өчен ел гаять катлаулы килде. Кызу һәм яңгырсыз җәй игенчеләр өчен зур сынау булды. Шуңа карамастан, терлекләрне кышлатуга җитәрлек күләмдә азык хәзерләнде. Юхмачы сөтчелек комплексы азык утарына 11500 тонна силос һәм 7328 тонна сенаж салынды.
Сусыл терлек азыгы хәзерләүдә “Ягуар” комбайнында эшләүче  Ранис Сафиуллин, Тәлгать Гайфуллин хезмәт куйганнар. Ранис кырлардан 5916 тонна кукуруз массасы озаткан. Ә Тәлгать өлешенә 5542 тонна яшел масса туры килә.
Бу ике егет сенаж салуда да зур хезмәт куйганнар. Ранис Сафиуллин сенаж ясау өчен кырлардан 6414 тонна, Тәлгать Гайфуллин 3731 тонна яшел масса озатканнар.  Азык хәзерләүдә “Магдон” комбайннары белән Әхтәм Кәлимуллин, Хәйдәр Минсафин да күп тырышлык куйганнар.

Филиалда яңа гына көнбагыш урагы төгәлләнде. Май культурасы биредә 1892 гектар мәйдан биләгән иде, уңышы бер гектардан 15 центнер тәшкил итте. Быелгы уракта башлыча алты комбайнчы хезмәт куйды. Азат Әхмәтов үзенең комбайны белән 3735 тонна бөртек суктыруга иреште. Бу –районда иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе. Җәүдәт Хисмәтов, аңардан аз гына калышып, 2907 тонна бөртек суктырып алды.
Илмир Кәлимуллин һәм Тәлгать Кәлимуллинның күрсәткечләре 2 шәр мең тоннадан артык. Рөстәм Рәхмәтуллин белән Марс Туктаров та алдынгылардан азга гына калышалар.
Филиал җитәкчесе Илнур Кәлимуллин үзе дә югары белемле агроном. Ул авыл хуҗалыгы эшләрен оештырганда бай тәҗрибәсенә таяна. Илнур  көзге сука эшләрен август аенда ук башлата. Еш кына техниканы азык хәзерләүдән аерып туңга сөрүгә юнәлдергән өчен холдинг җитәкчелеге ризасызлык та белдерә икән аңа. Ә соңрак, кырларны иртә эшкәртә башлауның уңай нәтиҗәләрен күргәч, үзләрен башкаларга да үрнәк итеп куялар.
Быел  отряд механизаторларына 5086 гектарда җир эшкәртү йөкләнгән булса, алар бу эшне 5904 гектарда башкарганнар. Шуның 4741 гектары туңга сөрелгән, 1163 гектары дискаторлар белән эшкәртелгән.
Туңга сөрүдә тракторчы Рафик Хәйретдинов нәтиҗәле эшләгән. Ул берүзе мең гектардан артык мәйданда туңга сөрү эшләрен башкарып чыккан. Шулай ук Алмаз Нотфуллин хезмәте дә мактауга лаек – ул 874 гектар мәйданны сукалап өлгерткән. Механизаторлар Николай Артамонов, Илнар Муратов, Мөнир Кәлимуллин, Динар Сәгыйтдинов хезмәтләре дә олы мактауларга лаек.

Филиал механизаторлары тарафыннан 4210 гектарда киләсе ел уңышына нигез салынган инде. Шуның 3446 гектары – көзге бодай, 665 гектары – арыш һәм 197 гектары – рыжик культурасы.
Хуҗалык җитәкчелеге чәчүдә катнашкан  тракторчылар Мөнир Кәлимуллин, Илмир Сафин, Илнар Муратов, Рафик Хәйретдинов, Хәсән Гәрәев, Сергей Баганов турында да мактап кына сөйли. 
Әлеге отрядларда уңган- булган шоферлар эшли. Бигрәк тә Иван Тутеров, Ринат Гәрәев, Айдар Кәримов алдынгылар исемлегеннән төшмиләр.
Филиал җитәкчесе Илнур Кәлимуллин белән машина-трактор паркында булдык. Монда эштән бушаган авыл хуҗалыгы техникасы таләпләргә туры китереп кышкы саклауга куелган. Ә тимерче алачыгында тырма ремонтлауга керешкәннәр. Озак та үтмәс, аларны яңа эш сезонында файдалана башларлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X