Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Америкада яшәуче якташларыбыз белән очрашу булды

Бүген Казан  кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә        Америкада гомер  итүче,  «Әллием, бәллием...» китап авторы Ильмир Мингалиев (Ил Газиз)һәм хатыны Сәрмәдия ханым белән Онлайн  очрашу булды.

  Алар икесе дә Татарстан матбугатында хезмәт иткән журналистлар. Бу көннәрдә ИлГазиз 80 яшьлек олуг юбилеен билгели.
Очрашуда  Әлки районында “Якташлык” җәмгыяте рәисе, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рустэмовна Нәбиева юбилярны тәбрик итте.    Саулык сәламәтлек  теләде. Киләчәктә Онлайн гына түгел Офлайн да очрашырга язсын, дигән теләген юллады.  Сәрмәдия Мингалиева заманында Казан кооператив техникумын  тәмамлаган булган.Ул чорларны искә төшерде. Алсу Рустэмовна Казан кооператив институтының үткәне һәм бүгенге турында сөйләде.  Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте эшчәнлегенә тукталды. Быел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы. Әлки районында элек-электән төрле милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яшәде. Быел Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә булган чаралар Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелүен әйтте. (Ил Газиз)белән Сәрмәдия Мингалиевлар сүзләрен дәвам итеп, без кайда гына яшәсәк тә, җаныбыз белән Ватаныбызда ,диде. Америкада яшәүче татарлар белән аралашып яшәүләрен  җиткерделәр. Биредә уза торган Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрендә катнашалар.Композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова белән элемтәдә булуларын әйттеләр. Ватанны  сагынганда, Хәйдәр Бегичев башкарган җырларны тыңлыйлар. Заманында аларга җырчылар белән әңгәмә корырга насыйп булган. Габдулла Рәхимкулов, Айдар Фәйзрахманов белән   булган очрашуларны хәтердә саклауларын җиткерделәр.                          
БТКның баш референты, шигъри җанлы Илдар Миңгәрәев матбугатта эшләгән чорларын,  эшкуар, меценат Рәис Хәйруллин яшьлек елларын искә төшерде. Якташы Гаваз  Харисов  хәл-әхвәлләрен белеште. Аралар ерак булса да, алар һәрчак элемтәдә яшәүләрен әйтте.   Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән Әлки үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова авторның ниндиерәк китаплары саклануы турында сөйләде. Ил Газиз китапларында Татарстанның күтәрелеш чорлары, ул чор кешеләре турында язуын әйтте. «Әллием, бәллием...» китабының 2 томын сез үзегез язырсыз, дип ышанам диде. Сәрмәдия ханым Сәкинә Шәймиева белән аралашуларын искә төшерде.”Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка хезмәтләре өчен Орден бирелгәч, мин бик шатландым. Ул Татарстан үсеше өчен күп көч куйган дәүләт эшлеклесе”, диде. Мингалиевлар гаиләсе туганы, шулай ук оештыруда ярдәм кулы сузган, Ландыш  Шакирова да сәламнәрен юллады. Китапханәче Рүзинә  Габидуллина Ил Газизнең әнисе Хәдичә ханымны искә алды. Аның догаларын ишетеп үстек, диде. Заманында авылларында Хәдичә абыстайсыз  бер мәҗлестә узмый торган булган. Ильмир әфәнде, балачак хәтирәләрен яңартты. Аңа әтисен күрергә насыйп булмый, сугыш башлана. Әтисе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Ул үзенә әтисе хөрмәтенә,Ил Газиз, дигән псевдоним алган. Рүзинә Габидуллина Ил Газизга багышлап язылган шигырен яңгыратты. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укытучылары,укучылары да элемтәгә чыккан иделәр.11нче сыйныф укучылары каләм иясенә сорауларын юллады. Ил   Газиз язучы Нәби Дәүли белән аралашуын, шулай ук композитор Сара Садыйкова белән очрашуларын әйтте.Хәтерендә сакланганнарын искә төшерде. Онлайн аша авылдашларын күрүгә, Урта Әлки китапханәчеләре элемтәгә чыккан иде, Ил Газиз авылның яшәешенә караган сорауларын юллады.  Урта Әлки авылында  2012 елда урта мәктәп ябыла, хәзер инде башлангыч мәктәп калган, 5 бала белем ала. Мәдәният йорты, китапханә барлыгын әйттеләр.
Мингалиевларның улы Данир Ялтадан элемтәгә чыкты. Халыкта “Бер күрешү үзе бер гомер”, диләр. Бүгенге очрашу гомергә тиңләрлек, диде.Оештыручыларга рәхмәтен  җиткерде. Шулай ук каләм иясенең кызы Ләйсән гаиләсе белән Америкада яши, алар да Әлкилеләргә сәламнәрен юллады.  Ильмир Мингалиев (Ил Газиз) “Без кызыбыз янына кунакка гына килгән идек. Америкада яшәрбез дип уйламадык. Менә шулай итеп биредә яшәп тә калдык” диде. Бер-беребезгә исәнлек-саулык  теләп Онлайн очрашуны төгәлләдек. 
Казан кооператив  институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев