Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Җанисәпкә старт бирелә

​​​​​​​15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга старт бирелә. 

 
Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җанисәп берничә ысул белән башкарыла. Беренчесе – кеше яшәгән һәр өйгә исәпкә алучы киләчәк. Аны зәңгәр сумкасыннан, шул ук төстәге жилет һәм шарфыннан, маңгаендагы фонареннән танып булачак. Ул таныклыгын һәм паспортын күрсәтергә тиеш. 
Шулай ук бу ай дәвамында стационар участокка барып һәркем үзе турында мәгълүмат калдыра ала. Җанисәптә Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә дә катнашып булачак. Моны 8 ноябрьгә чаклы эшләргә кирәк. 
Бөтенроссия халык санын исәпкә алу ил өчен мөһим вакыйга, шуңа күрә анда һәркем катнашсын иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев