Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Аның пассажирлары бигрәк тә кадерле

… Көзге авыл иртәсе. Болыт пәрдәсен ертырга тырышып иренеп кенә кояш күтәрелеп килә. Сирәк-мирәк эшкә ашыгучылар, терлеген көтүгә озатып кайтучылар гына күренә урамда. Һәм йокыларыннан уянырга өлгермәгән бер төркем эреле-ваклы балалар. Алар күрше авылдагы я район үзәгендәге мәктәпкә алып китәчәк автобусны көтәләр.

–Әнә килә! –ди бер очлы күзлесе, урам очында күренгән мәктәп автобусына ымлап. Малайлар-кызларга җан өрделәр диярсең, алар шаулашып, бер-берсен этә-төртә машина туктаячак мәйданчыкка якынрак килеп басалар. Тәрәзәсенә “Дети” дип язылган әфлисун төсендәне мәктәп автобусы көзге сүрән көнгә әйтерсең яктылык өсти. Аның ачык ишекләреннән балалар эчкә ыргылып, уңайлы урындыкларга урнашалар.

–Ашыкмагыз, балалар. Каешларны каптырырга онытмагыз!-ди автобус шоферы. Ул һәр укучының утырганын көтеп җиткерә, аларны озатучы белән бер-ике сүз алыша һәм руль артына утыра. Машина акрын гына кузгалып китә.

Мәктәпләрдә укучылар саны бик каты кимеп, аларны оптимальләштергәннән бирле авылда иртәләр әнә шулай башлана хәзер. Әфлисун төсендәге 18 автобус һәр иртәдә кечкенә авыллардан балаларны җыеп база мәктәпләренә ташый. Аларны тәҗрибәле, ышанычлы шоферлар йөртә, чөнки пассажирлары гади түгел бит, тиктормас-шук малайлар һәм кызлар. Тормыш тәҗрибәсе булмаган кечкенә “халыктан” төрлесен көтәргә мөмкин, шуңа күрә шоферга аеруча сак булырга кирәк. Шуның өстенә мәктәп автобусларын глобаль дәүләт автомат системасы (ГЛОНАС) көн-төн күзәтеп тора. Соңгы вакытта тахограф дигән тагын бер прибор куелды бу машиналарга.

–Күбебез район мәгариф тармагында әллә ничә ел эшли инде. Мин 2001 елда гимназиягә шофер булып урнашкан идем, шуннан бирле балаларны укырга, төрле ярыш-конкурсларга йөртәм,– дип үз хезмәте турында сөйли мәктәп автобусларының берсен йөртүче Марс Сафиуллин һәм коллегалары Рафаэль Хафизовны, Рафаэль Сингатуллинны, Рафаэль Дәүләтшинны (ялгышлык түгел, шоферларның өчесе дә Рафаэль исемле икән бит!) мактап телгә ала.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина шоферлары турында бодай ди:

–Марс бик әйбәт, йомшак күңелле кеше, хезмәтенә җаваплы караучы, әйткәнне берсүзсез үтәүче хезмәткәр ул. Балаларны эчкерсез кайгырта, шуңа ата-аналар тарафыннан да бернинди шикаять, кисәтү ишеткәнебез юк. Ерак юлга чыгарга булса, машинасын аеруча җентекләп әзерли, кемгә кая кирәк, шунда илтеп куя. Иң ышанычлы эшчеләребезнең берсе ул.

... Марс үзе дә, тормыш иптәше Зилә дә күрше Норлат районы Кулбай Мораса авылыннан. Заманында Базарлы Матакта “Сельхозхимия” берләшмәсе гөрләде бит. Менә шул оешмада эшләргә дип 1989 елда күченәләр алар безнең районга. Марс бензовозга урнаша. Лениногорск автомәктәбендә укып һөнәр алган егет Түбән Кама, Норлат якларыннан ягулык ташый.

–Ул вакытларда бит юллар начар иде. Шулай да көненә икешәр рейс ясарга өлгерә идек,–дип искә төшерә Марс берләшмәдә эшләгән елларын.

Үзгәртеп кору җилләре берләшмәне таркатып аткач, Марс хезмәт урынын алыштырып, кечкенә пассажирлар йөртергә күчә дә. Автобус йөртүнең үз нечкәлекләре.

–Иртүк “ашыгыч ярдәм” станциясенә барып тикшерү үтәбез. Аннары рейска чыгып китәм. Иртәнге сигезенчедә мин инде Чаллы якларына барып җитәм. Үргәгардан да балалар утыртып, барысын да гимназиягә алып киләм. Төштән соң дәресләре беткәч кайтарып куям үзләрен. Факультативлар, өстәмә дәресләр булганда тагын бер рейс ясыйм,–ди ул.

Кайчак ерак рейсларга да чыгарга туры килә – укучыларны олимпиада я ярышларга алып бара Марс абыйлары.

–Безгә бит тизлекне 60 километрдан арттырырга рөхсәт ителми. Шуңа, әйтик, Түбән Камага 4-5 сәгать барабыз. Балалар изелеп йоклап та китәләр. Андый вакытта машинаны тигез генә алып барырга тырышам,–дип серне чишә Марс.

Ул уңайлы, чит ил маркалы Форд-Транзит автомобилен йөртә. Машина әле яңа, бер ел элек кенә биргәннәр. Ватылмый эшләсен, ышанычлы хезмәт итсен, дип тырыша шофер. Шулай булмыйча, ул бит бик тә кадерле пассажирлар йөртә, аңа бит ата-аналар газизләренең иминлеген ышанып тапшыралар. Балалар да ярата үзен, әллә ничә еллар үткәч тә, инде үсеп җиткән, егет булган пассажирлары ачык елмаеп исәнләшә Марс белән. Димәк, шофер абыйлары хәтерләренә яхшы кеше булып кереп калган. Ә бала күңеле сизгер ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев