Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ату осталыгында Яңа Салман укучыларына тиңнәр юк

Район ДОСААФ оешмасы традиция буенча һәр елны өлкән сыйныфта белем алучы  укучылар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов истәлегенә пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар уздыра.

 Быел шундый бәйге Татар Борнае мәктәбе базасында оештырылган иде.

Мылтыктан төз ату ярышларында 18 мәктәптән командалар катнашты. Һәр команда исемлегенә 17 яшькәчә  өч егет һәм кыз  кертелгән иде.

Татар Борнае мәктәбе коллективы әлеге чарага әйбәтләп хәзерләнгәннәр. Уку йортының иркен спорт залында хуҗалар иң элек концерт күрсәттеләр.

Мәктәп директоры Гөлүсә Минсәгыйрова яңа төзелгән уку йорты бинасы, үз эшләре турында сөйләде, ярышта катнашачак укучыларга уңышлар теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дарья Хәлилова һәм ДОСААФ җәмгыяте рәисе Марат Хөснетдинов Россия ДОСААФ оешмасы төзелүгә 95 ел тулу уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре белән бер төркем укытучыларны бүләкләделәр. Әлеге медальләргә Рамиз Гыйльметдинов (Алпар мәктәбе), Фәрит Галиуллин (Чуаш Кичүе), Юрий Гордеев (Хузангай), Валерий Матюшкин (Иске Матак), Ленар Вәгыйзов (Нәби Дәүли исемендәге гимназия) ия булдылар. Алар барысы да балаларга тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы фәненнән белем бирүче укытучылар.

Аннан ярышлар башланды. Һәр командадан өчәр укучы яткан килеш 10 метрдан мешеньгә атып үзләренең осталыкларын исбатларга тиеш иделәр. Командалар арасында Әхмәт Заһидуллин җитәкчелегендәге Яңа Салман гомумбелем бирү мәктәбе коллективы беренче урынны яулады. Аларга традиция буенча төп приз – пневматик мылтык тапшырылды. Икенче, өченче урыннарны Базарлы Матак мәктәбе (команда җитәкчесе Сергей Платонов) һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия (Ленар Вәгыйзов)  командалары яуладылар.

Укучылар арасында иң күп очконы Чуаш Борнаеның 8 сыйныф укучысы Дмитрий Хвостов җыйды. Икенче урынны Альмир Гайфуллин (Н.Дәүли исемендәге гимназия), өченчене Алмаз Шәйхетдинов (Базарлы Матак) алдылар. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район ярышларында җиңгән Яңа Салман мәктәбе укучылары соңрак республика ярышларында катнаштылар һәм 25 команда арасында алтынчы урынга ия булдылр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев