Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең алдынгылар слеты узды. ФОТО

Үткән атнада район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең алдынгылар слеты узды.

 
Соңгы ике дистә елда бу бәйрәм онытылып торган иде. Быелдан башлап район җитәкчеләре алдынгы механизаторларны, терлекчеләрне, гаилә фермалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын җыеп олылау традициясен яңартырга булдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ
 

Ут күршеләребез Спас районында үткән бер чарада башлыклары Камил Нугаев: “Безнең Әлкидәге кебек зур уңышларыбыз булса, алдынгылар слетын елга ике тапкыр үткәрер идек”,–дигән иде. Менә быел ул шулай узды да – Сабан туе мәйданы түрендә дистәләгән алдынгыларыбыз хөрмәтләнсә, яңа узган слетта иген үстерүче, терлекчелектә хезмәт куючы тагын бер төркем уңганнарыбыз сәхнәгә чакырып бүләкләнделәр.

 


Соңгы елларда районыбыз игенчелектә дә, терлекчелектә дә республикада мактаулылар исемлегеннән төшми. Үзегез уйлап карагыз, мәйданы, халык саны ягыннан әллә ни зур булмаган Әлки районында һәр көнне 150 тоннадан артык сөт җитештерелеп эшкәртүчеләргә озатыла. Бу республика районнары арасында бишенче күрсәткеч. 
Ә бөртеклеләрдән тулаем җыем быел 118 мең тонна тәшкил итте. Шуңа өстәп тагын 20700 тонна көнбагыш культурасы җыеп алынды. Ә кукуруз бөртегенең тулаем җыемы 33 мең тонна булды. Игенчеләребез, табигать шартларының уңайсыз килүенә карамастан, һәр гектардан уртача 32,7 центнер уңыш җыеп алуга ирештеләр. 
Залда утырган кыр батырларына, алдынгы тер-лекчеләребезгә, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгәннәре өчен район башлыгы Александр Никошин олы рәхмәтләрен җиткерде.
–Бүгенге слетка иң югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларыбыз чакырылды. Дөрес, кырларда, фермаларда хезмәт куючы зур хөрмәткә лаек уңганнарыбыз тагын да күп әле безнең. Быел игенчеләребез соң урыла торган көнбагыш һәм бөртек өчен кукурузны тулысынча җыеп алуга ирештеләр. Бу механизаторларыбызның вакыт белән исәпләшми эшләүләре нәтиҗәсе. Алар инде техниканы кышкы саклауга куйдылар. Ә менә терлекчеләребезнең эше ел буе югары темпта дәвам итә. Иртә таңнан торып алар эшкә ашыга. Аларга ял да, бәйрәм дә юк. Биредә фермер хуҗалыклары башлыклары да утыра. Сез авылларыбызны саклауга зур өлеш кертәсез. Рәхмәт сезгә!–диде район җитәкчесе, слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 
Аннан алдынгы авыл эшчәннәренә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм район мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар бию ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырдан слет кунаклары мул итеп әзерләнгән чәй табыннарына чакырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X