Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: балалар коррупциягә мөнәсәбәтләрен рәсемнәр аша белдерә

”Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда икенче профильле сменада яшь бадминтончылар ял итә. Алар күп вакытларын спорт белән шөгыльләнүгә, күнегүләр үткәрүгә багышлыйлар. Ә бүген малайлар-кызлар саф һавада мольбертлар каршында утыралар. Йөзләре җитди, кулларында – карандашлар, буяу-пумалалар. Лагерьда “Коррупция балалар күзлегеннән” дигән рәсем конкурсы игълан ителгән икән.

“Коррупцияне ничек җиңәргә?” дигән темага сүз чыкса, күпләр: “Монда бөтен өмет – балаларда, яшьләрдә. Аларда коррупциягә түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк”,–диләр.

Рәсем бәйгесендә катнашучы балаларның күпчелеге – 9-10 сыйныфлар укучылары. Алар коррупциянең нинди яман күренеш булуын әйбәт белә. Бу аларның рәсемнәрендә дә чагыла.

Базарлы Матак мәктәбе укучысы Илсаф Фәйзуллин “коррупция” болытыннан яуган яңгырның җирне кара көйдерүен сурәтләгән. Әлеге “болыт” барып җитмәгән урыннарда исә күкрәп яшеллек үсә, гөлләр чәчәк ата. “Ришвәтчелекнең тамырына балта чапканда гына илебез бәхетле, бай булачак”,– ди Илсаф.

Шушы ук мәктәп укучысы Дарья Борисова рәсемендә  ришвәт бирүче һәм алучы кулларның икесен дә чылбырлар белән богаулаган. Бу бик дөрес -ришвәтне бирүче генә түгел, алучы да җинаятьче бит.

Гимназиядә белем алучы Игорь Герасимов исә коррупция темасын мультфильм геройлары аша җанландырган.

Балаларның “Коррупциядән ничек котылырга?” дигән сорауга да анык үз позицияләре.

–Һәркем үзеннән башларга тиеш. Бөтен кеше закон буенча яшәсә, ришвәт бирмәсә һәм алмаса, тормышыбызда бу яман хәлгә урын калмас, –дип фикерен җиткерә Юхмачы мәктәбе укучысы Саша Ботвин.

–Тырышып укысак, белемле, гадел булсак, бернинди ришвәтләрсез дә куйган максатыбызга ирешә алырбыз,–ди икеләнергә урын калдырмаслык итеп  Юлия Сивенкова.

Кечерәк яшьтәге балалар да коррупция турында бик җитди сөйләшеп алдылар. Базарлы Матак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Делина Гыйзетдинова алар белән әкиятләргә нигезләнгән гаять мавыктыргыч әңгәмә үткәрде. Делина – район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча яшьләр арасында ярдәмчесе бит. Ул сөйләгән гыйбрәтле әкиятләрне тыңлап, малайлар-кызлар ришвәт алырга теләгән тычканны, ике тавык китерүне таләп иткән “шәфкать туташы” төлкене, сайлауда үзе өчен тавыш бирергә үгетләгән аюны гаепләделәр, коррупцияне ничек аңлауларын тасвирладылар.

Рәсем бәйгесе җиңүчеләре Дарья Борисовага, Юлия Сивенковага, Евгения Борисовага, Яна Феоктистовага, шулай ук бу чарада актив катнашкан Самат Мәрдиевка һәм Алинә Камалетдиновага район башлыгы исеменнән Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһиме, балаларда кечкенәдән коррупция, ришвәтчелек кебек күренешләргә карата тискәре мөнәсәбәт формалашсын, алар әлеге яманлыктан азат җәмгыяттә яшәсеннәр иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев