Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин инвалид Ринат Ибраһимовка планшет бүләк итте

Район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матакта яшәүче Ринат Ибраһимовка планшет бүләк итте.

Ринат Ибраһимовка 37 яшь. Ул бик сәләтле, зиһенле егет. Оста рәсем ясый, аралашырга ярата. Тик менә балалар церебраль  параличы аның мөмкинлекләрен нык чикли. Ринатның кул-аяклары эшләми. Әмма ул оптимист, тормышка яраклашып яшәргә омтыла. Карандашны авызына кабып рәсемнәр ясый, компьютерны биш бармагыдай  белә.

Ринатның әнисе Фәридә ханымны районда белмәгән кеше юктыр. Ул бит дүрт дистә елга якын “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры  булып эшләде. Хәзер инде лаеклы ялда. Әнисе – Ринатның иң якын дусты, ышанычлы терәге, яклаучысы, ярдәмчесе, иң яраткан кешесе.

Инвалидлар декадасы көннәрендә Александр Никошин Ибраһимовлар гаиләсендә булды. Ул Фәридә ханымга матур чәчәк бәйләме бүләк итте, Рәхмәт хаты тапшырды. Гомер буе халык сәламәтлеге сагында торган, мөмкинлекләре чикләнгән улын яратып һәм зур түземлек белән тәрбияләүче ананың күңелен күтәрердәй җылы сүзләр әйтте, сәламәтлек, ныклык теләде.  Район башлыгы Ринатның хәлен белеште, аңа компьютер планшеты бүләк итте. Бу егет өчен бик кирәкле, кадерле бүләк. Ул бит өеннән чыгып йөреп кешеләр белән аралашудан мәхрүм. Ә компьютер аңа дөнья белән   бәйләнештә булырга мөмкинлек бирә.

  • Улым беренчеләрдән булып  компьютер белән “дуслашты”, скайп белән эш итәргә өйрәнде, социаль  челтәрләр аша бик күп дуслар тапты. Мобиль телефоннары ватылса, күршеләр дә ярдәм сорап аңа керәләр. Безнең стационар компьютер.  Район башлыгының бүләге – улым өчен чын табыш. Хәзер бит ул теләсә кайсы урында компьютердан файдалана алачак, – дип шатлыгын уртаклаша Фәридә.

Ринат та чын күңелдән куанган.

  • Планшет ике сим-карталы. Мондый игътибар, бүләк өчен бик зур рәхмәт. Әни турында онытмаулары өчен дә сөенәм. Минем әнием иң әйбәте, кайгыртучан, шәфкатьле . Һәр кешегә сәламәтлек, иминлек телим, – диде егет безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев