Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

7 гыйнварда билгеләп үтеләчәк Раштуа бәйрәме белән православие динен тотучы әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.

 

“Христосның яңадан тууы вакыйгасы кешелек тарихында яңа эрага башлангыч бирде. Бу олы бәйрәм христианнарның күңеленә иман нуры, мәхәббәт өсти, кешеләрне яратырга, игелекле гамәлләр кылырга өнди, матур киләчәккә ышаныч тудыра. Якты Раштуа дин тотучыларны берләштерә, бездә дә ул һәрчак зурлап билгеләп үтелә.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тормышыгызда иминлек, муллык, ил-көннең тыныч булуын телим”, диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев