Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Россия көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырды

 12 июнь – Россия көнендә районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына  “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.

  Ветераннарны район башлыгы Александр Никошин өйләренә барып бүләкләде.

 

Ни кызганыч, районда инде алты Бөек Ватан сугышы ветераны гына калды. Алар хәзер шактый олы яшьтә, кайберләре өйдән чыгып йөри дә алмый. Әмма алар игътибарсыз калмый, ветераннар янында район җитәкчеләре дә, мәктәп укучылары, яшьләр дә еш була. Алар бит без китаплардан укып, кинодан күреп кенә белгән дәһшәтле сугышның тере шаһитлары, корал тотып ил азатлыгын яклаган солдатлар.

Иң элек без Татар Төгәлбәендә яшәүче сугыш ветераны Нургазиз Әһлиулла улы Хисмәтовларда булдык. Нургазиз абыйга тиздән 98 яшь тула икән инде. Ул безне аякөсте каршылады. Начар ишетә, соңгы вакытта авыррак сөйли башлаган. Күптән түгел  җәмәгате дә вафат булган. Олы яшьтәге ветеран ялгыз түгел – авылда яшәүче кызы Нурания гел аның янында.

Район башлыгы Александр Никошин Нургазиз абыйның күкрәгенә медальне беркетте һәм, аны җылы котлап:

–Сезнең сугыштагы батырлыгыгызны, тыныч тормыштагы фидакарь эшегезне  Татарстан хөкүмәте шулай олылап бәяләде. Ил хакына куйган хезмәтләрегез өчен рәхмәт сезгә. Иң мөһиме – исән-сау булып тагын озак яшәргә язсын үзегезгә,–диде.

Бүләкләүдә катнашкан район ветераннар советы рәисе, заманында җиде ел Төгәлбәйдә мәктәп директоры булып эшләгән Ришат Хәлиуллин Нургазиз абыйның уңган-тырыш тракторчы булуын искә алды. “Сез сабыр холыклы, эшчән, кешеләргә ярдәмчел булдыгыз. Авылның иң хөрмәтле кешесе сез, Нургазиз абый”,–диде ул.

Аннан без Түбән Әлки авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Хазим Мәрдегалләм улы Фәхретдиновларда булдык. Хазим абый сугышта бер аягын калдырып кайткан. Ул әле дә фронттагы күп вакыйгаларны яхшы хәтерли.

–Мин пулеметчы идем. Безнең пулеметлар гадәттә өч төрле булды, минеке көпчәктә – тартып йөри торган иде. Аягымны өздергән көн дә аерымачык исемдә. 1943 елның көзендә Украина фронтында булды ул. Без минага эләктек. Шунда ике аягым да теткәләнгән иде. Ярый әле табиблар берсен саклап кала алдылар,–ди ветеран.

Ярты ел госпитальләрдә дәвалангач, Хазим абый  туган якка әйләнеп кайта. Инвалид дип, тыныч тормышта да тик ятмый ул – ындыр табагында мөдир, терлекчелектә бригадир булып эшли. Фронтовик гаиләсендә ун бала үсә.

Хазим абый Фәхретдинов,  район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп:  

–Сез минем янда еш буласыз. Әле бит 9 Май бәйрәме алдыннан гына бүләкләр тапшырып киткән идегез. Шундый хөрмәт күрсәтүегез, игътибарлы булуыгыз өчен зур рәхмәт. Үзегез дә сәламәт булыгыз,–диде.

Югары Әлморза авылында яшәүче Разия Сәгъдәтша кызы Гатауллина – бүген инде районыбызда сугышта катнашкан бердәнбер хатын-кыз. 1943 елда фронтка алынып, Украинада, Белоруссиядә зенитчылар батареясында хезмәт итә ул. Сугыштан кайткач кияүгә чыгып, ике бала табып үстерә. 95 яшендә булса да, бүген дә яшьлек юлдашы тальян гармунда өздереп уйный ул. Дөнья хәбәрләре белән дә кызыксынып тора.

Район башлыгы Александр Никошин сугышчан һәм хезмәт бүләкләре белән тулы костюмына “Фидакарь хезмәт өчен” медален беркетеп, ихлас теләкләрен җиткергәч, Разия апаның күңеле тулды.

–Рәхмәт хөкүмәтебезгә. Без ветераннар турында шулкадәр кайгырталар, хөрмәтлиләр. Ил-көннәр генә имин булсын инде,–дип теләде.

 

Татарстан Президентының “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләү турында” Указы нигезендә, әлеге медаль барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, үсмер килеш концлагерьлар тоткыннары булганнарга һәм камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләргә, шулай ук сугышта катнашучыларга тиңләштерелгән затларга тапшырылачак.

Базарлы Матак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Яковлевич Миндрюков “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән быел Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митингта бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев