Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесен бүләкләде

“Өлкән буын” республика пенсионерлар спартакиадасына көчле команда туплаганы өчен Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Бүләкне тапшырып, Александр Никошин команданың башка әгъзаларына да рәхмәт әйтте.

Спартакиадада уңышлы чыгыш ясап, безнең пенсионерлар 51 район һәм шәһәр командалары арасында өченче урынны алуга ирешкән иделәр. Район командасының капитаны – гомер буе спорт белән дус булган Әнәс Вәлиев.

Дәрәҗәле ярышларда җиңүгә өлкән яшьтәге спорт сөючеләр Салават Насыйбуллин, Лидия Чуманова, Михаил Падюшов, Наил Кәлимуллин, Татьяна Горбунова, Рәмзия Галәүтдинова, Миңсылу Гайнетдинова, Ләлә Билалова, Илшат Фәхриев саллы өлешләрен керттеләр.

Шуны да әйтик: катнаш эстафетада  сигез кешебез чыгыш ясап, беренче урын алдылар. Ә ату буенча ярышларда Әнәс Вәлиев икенче нәтиҗә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев