Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы: зур җирлекнең мәшәкатьләре дә күп. Фото

Үткән атнада авыл җирлекләре советларының узган елгы эшкә йомгак ясау, алдагысына бурычлар билгеләү буенча утырышлары төгәлләнде. Базарлы Матак җирлеге советының киңәйтелгән утырышы районда ай буе барган җыеннарга нокта куйды. Аның эше белән совет рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Фоторепортаж

Базарлы Матак авыл җирлегендә 6822 кеше яши, шуның 6692 се – район үзәгендә. Түбән Биктимердә 45 хуҗалыкта 140 кеше көн күрә. Җирлектә узган ел дәвамында 53 бала туган, 57 кеше бакыйлыкка күчкән. 2018 елда 28 гаилә төзелгән, ни кызганыч, 19 ы аерылышкан.
 
Торак төзелеше

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусинның хисап чыгышыннан күренгәнчә, район үзәгендә яшьләр программасы нигезендә барысы 422 гаилә өй салган. Дөрес, ул йортлар барысы да төзелеп бетмәгән. Әйтик, 26 өй төзелеше дәвам иттерелә әле. 2018 елда  17 кеше бу программа нигезендә субсидияләр алган.
Социаль ипотека программасы буенча 38 торак йорт сафка баскан. Җирлектә шулай ук үз көчләре белән өй җиткерүчеләр дә бар.
Базарлы Матак авыл җирлегендә күп балалы 91 гаилә исәптә тора. Алар барысы да өй төзелеше өчен участоклар белән тәэмин ителгән. Күп балалы гаиләләргә Баландин, Волков урамнарында урыннар бирелгән. Алар межаланып кадастр исәбенә куелган.
Быел “Урман хуҗалыгы” поселогының Волков урамында тагын 10 участок күп балалы гаиләләргә тапшырылачак.

Район үзәгенең йөзе үзгәрә

Базарлы Матактагы Үзәк паркта да зур эшләр башкарылды. Парк яшелләндерелде, җәяүлеләр өчен брусчатка түшәп сукмаклар ясалды. Үзәк өлештә фонтан төзелде. Паркка керү капкасы да матурлап ясалды, ул үзара салым хисабына башкарылды.
Имәнлек урамындагы “Ана даны” паркында Анага һәйкәл куелды. “Мәңгелек ут” та капиталь төзекләндерелде. Крайнов урамында “Ак Барс” банкы янындагы күл яны да ямьләндерелде, күркәмләнде. Аның тирәсенә брусчаткадан тротуар ясалды, матур эскәмияләр куелды, декоратив фонарьлар эленде.  Күл өстенә пирс төзелде, ә уртасына зур булмаган фонтан ясалды.
Түбән Биктимердә балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелеше башланган. Шулай ук авылның чишмәсен төзекләндерү бара.
Базарлы Матакта Үзәк Усадьбадагы чишмә чистартылган, аңа бетон боҗралар төшерелгән. Хәзер суының сыйфатын билгеләү өчен лабораториягә озатканнар.
Урман урамында балалар өчен уен мәйданчыгы куелды. “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда ашханәгә капиталь ремонт ясалды. Хәзерге вакытта район архивы һәм үзәк китапханә өчен биналар үзгәртеп корыла. Шулай ук Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы бинасында зур ремонт эшләре башланып китте.
Үзара салым акчаларына  Базарлы Матактагы православныйлар һәм мөселманнар зиратларында төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Ә Түбән Биктимердә ул эшләр быел да дәвам итәчәк.
2018 елда район үзәге урамнарына каты көнкүреш калдыклары өчен 128 контейнер алып кайтып урнаштырылды. Быел исә ул контейнерлар өчен мәйданчыклар ясалачак.
Базарлы Матакта халыкны су белән өзеклекләрсез тәэмин итү буенча, шулай ук урам утларын ясауга күп чыгымнар тотылган. Кышкы чорда җирлек башкарма комитеты район үзәгенең 67 урамын да кар көртләреннән чистартып тору өчен күп тырышлык куя. Бу максатларда былтыр лизингка дүрт берәмлек техника сатып алганнар.
Район үзәгенең Крайнов урамын төзекләндерү – юлларын асфальтлау, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясау – башкарылды. Урамга заманча баганалар утыртып, яктырткычлар эленде. “Золотая долина” сәнәгать мәйданчыгында су скважинасы борауланды, 380 метр суүткәргечләр салынды, электр линиясе сузылды. Урам юлларын асфальтлау, төзекләндерү эшләре дә дәвам итте.

Кече эшмәкәрлек

Базарлы Матак авыл җирлегендә 108 хосусый эшмәкәр рәсми төстә эшли. Алар халыкка сәүдә, туклану, чәчтараш, даруханә, автомобильләр ремонтлау, юу, төзелеш материаллары җитештерү, кунакханә хезмәтләре күрсәтәләр. Шәхси предприятиеләрдә 387 кеше үзләренә хезмәт урыны тапкан.   
Күпләр йортларында терлек, кош-корт үстереп, гаилә керемнәрен тулыландыралар. Базарлы Матакта сыерлар саны алдагы еллар белән чагыштырганда шактый кимесә дә, 174 баш савым терлеге бар әле. Сыер асраучылар узган ел 237 тонна сөт сатканнар.
Җирлек советының киңәйтелгән утырышында халыкка хезмәт күрсәтә торган һәр оешма җитәкчесе диярлек чыгыш ясады. Кешеләр аларга сорауларын да юллый алды. Хәер, сораулар күп булмады. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин үз коллективы белән килеп туган мәсьәлә-проблемаларны ел дәвамында хәл итә килгән.
Район башлыгы Александр Никошин үз чыгышында Базарлы Матакта быел башкарыласы кайбер эшләргә тукталды.
–Крайнов урамын җәяүлеләр һәм автомобильләр йөрү өчен яктырткычлар куеп ремонтладык. Без бу эшне район үзәк хастаханәсенә кадәр дәвам итәчәкбез. Эшче, Тимирязев урамнарына каты түшәмәле юллар салырга ниятлибез. Узган ел беренче тапкыр Базарлы Матак урамнарында чәчәкләр үстердек.  Бу эштә актив булганнарга рәхмәт. Быел чәчәкле урамнарны тагын да арттырырбыз. Гомумән, район үзәген төзек, чиста, яшәү өчен уңайлы итү йөзеннән күп эшләр башкарасыбыз бар әле,–диде Александр Федорович.
Аннан җирлек тормышында актив булганнарга, юбилярларга, йорт тирәләрен үрнәк төстә тотучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Утырышта дистәдән артык кеше сүз алды. Әмма бер генә чыгыш та татар телендә яңгырамады. Кая чыгыш, бер сүз булмады хәтта. Утырышны оештыручыларга район советы сессияләреннән үрнәк алырга мөмкин иде бит. Алар хәзер ике дәүләт телендә алып барыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзе катнашкан һәр чараны ике телдә алып барырга тырыша.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев