Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Марат Хәмитов бер төптән өч кило бәрәңге уңышы алган
Базарлы Матакта яшәүче Марат абый Хәмитов гадәттә редакциягә шигырь тотып килә иде. Бу юлы ул бер букча бәрәңге белән кергән.
–Газетада Фәргать һәм Гөлсем Низамовларның бәрәңгеләре уңу турындагы мәкаләне укыдым да, үземнең уңышны да күрсәтергә булдым әле,–ди.
Марат абый пакетыннан дәү-дәү бәрәңгеләр чыгарып күрсәтә.
–Менә болар бер төптән чыкты,–ди. –Кибеткә кереп үлчәттем, барысы 3 кило ярым булды. Ә бу бәрәңге 700 грамм тарта.
Без Марат абыйларга барып, бәрәңге бакчаларын да карап кайттык. Җир өсте сап-сары бәрәңге белән тулган.
–Бу бәрәңге орлыгын ике ел элек Казаннан сатып алган идем. Былтыр үстереп авыз иттем – тәмле, ярмалы. Шуңа тулысы белән орлыкка калдырдым,–дип сөйли абзый.
Марат абый бәрәңгегә агу сипми икән. “Экологик чиста минем икенче икмәк”, –ди. Бакчаны кул белән казый, кул белән өя. Бәрәңге төбенә булдыра алганча биек өяргә тырышуын әйтә.
Кызганыч, бәрәңге орлыгының исемен сатып алганда сорамаган. Бәрәңгесе бик шома, чистарту өчен җайлы. Вак бәрәңге юк диярлек, барысы да бер зурлыкта, эреләр.
Шушы арада гына 80 яшен тутырган Марат абыйның бакчасында бер чүп үлән күрмәссең. Җиренең дә бик ашланган булуы күз алдында. Бәрәңге дигәнең сыйлы җирдә күкрәп уңа шул.
Марат абый бәрәңге белән балаларын да тәэмин итәргә тырыша. Яхшы орлыгын дуслары белән дә бүлешә. “Ни генә димә, уңыш мәсьәләсендә күп нәрсә орлыкка бәйле”,–ди ул.
Марат абыйның агач эшенә оста булуы, калайдан, җиздән бик матур һәм уңайлы әйберләр ясавы күпләргә мәгълүм. Гомумән, ул бер дә тик торырга яратмый. Район мәдәният йортында оештырыла торган чаралар да Марат абыйдан башка узмый. Ул район үзешчән сәнгать фестивальләренең жюри рәисе дә. “Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да” дигән җыр юллары нәкъ менә аның хакында әйтелгән шикелле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев