Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак җирлеге башкарма комитетында эшләүче кызлар – авыл җитәкчесенең төп таянычы

Базарлы Матак авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре бер бинада утырып эшлиләр. Хәер, алар байтак еллар инде бердәм коллектив булып хезмәт куялар.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин көн дәвамында хезмәткәрләренә нинди генә эш-бурычлар йөкләми.  Бу кызлар район үзәгендә һәм гомумән җирлектә яшәүчеләр ихтыяҗларын һәрдаим кайгыртып хезмәт итәләр.

Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равилә Вассунова – тирән белемле, тәҗрибәле белгеч. Бу коллективта ул инде 15 ел эшли. Район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесен исемнәре белән, гаиләләрен белә. Теләсә кемнең хәленә кереп, уртак тел табып эшне оештыра белә ул.

Бухгалтерлар Сәвия Зарипова, Викторина Смышляева, җирлек советының әйдәүче белгечләре Наталья Ярусланова, Гөлсирень Хөсәенованың тырышлыкларын бәяләп бетергесез. Алар һәр көнне җирлек башкарма комитетына төрле гозерләр белән килүче дистәләгән кешене кабул итәләр. Үзләренә мөрәҗәгать иткән һәркемнең соравына игътибарлы булып, ярдәм итәргә тырышалар.

Аларның бик еш эш киемнәреннән район үзәге урамнарында хезмәт куюларын да күрәсең. Урамнарны чүп-чардан арындыру, агач-баганаларны агарту, буяу эшләре башкару дисеңме...

Шөкер, район үзәгенең күп кенә урамнарын тәртиптә тотарга оешма-учреждениеләр коллективлары ярдәм итә. Алар җәй айларында берничә тапкыр урамнардагы ямьсез булып үсеп утыручы чүп үләннәрен чаптыралар, агачлар утырталар, чүп-чарларны җыештыралар. Үзләренә беркетелгән  урамнарны чисталыкта, тәртиптә тотуга Нәби Дәүли исемендәге гимназия, янгын сүндерү часте, “Теремкәй” һәм “Салават күпере” балалар бакчалары, “Алинә” спорт залы, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы, ветеринария берләшмәсе, ДОСААФ җирле оешмасы коллективлары аеруча җаваплы карыйлар икән.

Ә инде үзәк урамнар җәй әйләнәсе шау чәчәктә утыра. Күзне иркәләп, әйләнә-тирәгә ямь биреп үсүче чәчкәләрне тәрбияләүдә шулай ук хезмәт коллективлары зур өлеш кертә.

 

Базарлы Матакта 2019 елда

–Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасы капиталь ремонтланды;

–Алексеевск агрокөллияте Базарлы Матак филиалының уку корпусында ремонт эшләре төгәлләнеп килә;

–Район архивы өчен бина ремонтланып файдалануга тапшырылды;

–Район үзәк китапханәсе өчен бина ремонтланды;

–Ленин урамында җәяүлеләр өчен бульвар төзелде;

–Яңа урамында спорт мәйданчыгы төзелде;

–Районда “Чиста су” программасы буенча республика бюджетыннан бирелгән 53 миллион сум акчаның 16 миллион 300 мең сумы Базарлы Матак урамнарында яңа трасса салуга тотылды. Нәтиҗәдә Ленин, Җиңүнең 40 еллыгы, Крайнов, Октябрьнең 60 еллыгы һәм Петухов урамнарында өлешчә су трассалары салынды. Яңа трассаларның гомуми озынлыгы 3 километрдан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев