Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә “Мәрхәмәт дөньяны коткарыр!” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде

Бу атнада республикада “Көзге игелек атнасы – “Мәрхәмәтле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе игълан ителде.

Шул уңайдан Базарлы Матак урта мәктәбендә бүген барлык классларда “Мәрхәмәт дөньяны коткарыр!” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм кулы сузу хакында әңгәмә кордылар. Укытучылар элек укучылар арасында оештырылган тимурчылар отрядлары турында сөйләде. Хәер, өлкәннәргә ярдәм итү хәрәкәте мәктәптә хәзер дә бар. Балалар сугыш һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белешәләр, йорт эшләрендә булышалар. Мондый игелекле гамәлләрне бу уку елында да дәвам итәчәкләр. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Галиева әйтүенчә, “Көзге игелек атнасы” кысаларында укучылар арасында рәсемнәр, плакатлар бәйгесе дә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев