Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бер йорттан 65 кеше тавыш бирде

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенге сайлаулар бәйрәмчә узды.

Биредә яшәүче өлкәннәрнең тормышы катлаулы заманнарга туры килгән, хезмәттә үткән. Алар Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны мөһим вакыйгага санап, сайлау комиссиясе әгъзалары килгәнне түземсезлек белән көттеләр. Интернетта нигездә олы яшьтәгеләр гомер итә, шуның өстенә сәламәтлекләре дә мактанырлык түгел. Шунлыктан сайлау комиссиясе алар янына кучмә урна белән килде.

Беренче бюллетеньнәрне Юхмачы сайлау комиссиясе әгъзасы Галина Москвина ирле-хатынлы Фәсхетдин һәм Мөнәвәрә Сираҗетдиновларга бирде.

–Татарстан хокүмәте бездәй өлкәннәрне, ялгыз калганнарны бик кайгырта. Без биредә гаять уңайлы шартларда, әйтерсең, ял йортында яшибез. Яңа сайланучы депутатлар да өлкәннәр өчен ипле кешеләр булсыннар иде,– дип бюллетеньнәрне урнага төшерделәр алар.

Биредә яшәүче Надежда Никитинага 90 яшь тулган. Россия Президенты Владимир Путин аңа  котлау телеграммасы җибәргән. Район башлыгы Александр Никошин да килгән кунакка, бүләкләр тапшырган.

–Минем гомерем хезмәт белән узды. Олыгайган көнемдә менә монда яши башладым. Билгеле, беренче вакытларда уңайсыз булды, хәзер күндем инде. Мин аралашырга яратам, дуслар таптым. Йортыбыз җитәкчеләре, хезмәткәрләр безне хөрмәт итәләр, тәрбиялиләр. Бүген мин хакимияттәгеләрнең эш-гамәлләре игелекле булсын иде дип тавыш бирәм,– ди ул.

Юхмачы интернатында 72 кеше тәрбияләнә. Шуларның 65 е сайлаучылар исемлегенә кертелгән. Алар барысы да сайлауларда катнашу хокукларыннан файдаландылар.

–Безне болай да бик әйбәт ашаталар, ә бүген инде табыныбыз бәйрәмчә мул,– диләр Сергей Власов белән Александр Туманин.

Интернат-йорт җитәкчесе Евгений Васяйчев соңгы вакытта ремонтланган бүлмәләрне күрсәтте. Аның әйтүенчә, биредә яшәүчеләрнең көнкүрешен тагын да уңайлы, рәхәт итү өчен туктаусыз эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев