Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Бердәм Дәүләт диспетчер хезмәтенә 10 ел

Теге я бу куркыныч хәл килеп туганда оператив рәвештә эшләү максатыннан 2011 елның сентябрендә районда бердәм дәүләт диспетчер хезмәте төзелә. Аның рәсми атамасы – Әлки районында гражданлык саклану идарәсе.

–Бердәм диспетчер хезмәте тәүлек әйләнәсе эшли. Без 112, 101 телефон номерларына шылтыратулар кабул итәбез. Соңгы елда 88(4346)21-7-25 телефоны да барлыкка килде. Хезмәтебез Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендәге кризислы хәлләр белән идарә итү үзәге белән элемтәдә тора.  Һәр кергән хәбәрне тикшерәбез. Эш барышында гадәттән тыш вакыйганы җайга салу яисә бетерү өчен мөмкин булган барлык чаралардан һәм көчләрдән файдаланабыз,–дип хәбәр итә учреждение җитәкчесе Лилия Гайфуллина.
Бердәм диспетчер хезмәтенә төрле сигналлар килә. Кышын алар нигездә юллардагы хәлләр белән бәйле булса (юлны кар баскан, машина сүнгән һәм кабынмый, шофер юлдан читкә чыккан һәм баткан...), җәен кешеләр өйләре каршында биек булып үскән агачларга, камыл янып китүгә, электр бетүгә зарлана. Шуның өстенә хуҗасыз этләр, үтеп баручы машиналардан ишетелгән каты музыка, күршеләренең тәртипсезлеге кебек хәлләр турында хәбәрләр килә. Боларның барысына да диспетчерлар кичектергесез чара күрергә тиеш. 
–Ел башыннан бирле 964 хәбәр алдык һәм чара күрдек. Бердәм диспетчерлык хезмәте гадәттән тыш хәлне бетерүгә кагылышлы барлык службаларга мәгълүмат җибәрә. Әйтик, юлда авария булганда ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен, полицияне, юл оешмасын мобилизацияләргә кирәк.  Көтелмәгән хәлгә тарган кеше иң беренче исенә төшкән 112 номерына шылтырата һәм ярдәм ала. Шул исәптән психологик ярдәмне дә,–ди Лилия Гайфуллина. 
Район гражданлык оборонасы идарәсенә кискен хәл килеп туганда халыкка хәбәр итү дә йөкләнгән. Су басу куркынычы булган сигез авылда телдән хәбәр итү җайланмалары бар. Мондый җайланмалар урманга якын урнашкан Яңа Сихтермә һәм Югары Матак авылларында да куелган. Бусы  урманнар янып китү очрагын истә тотып эшләнгән. Бәхеткә, алардан файдаланырга туры килгәне юк. Әмма җиһазларны даими тикшереп торалар. 
Моның өстенә, диспетчерлык хезмәткәрләре районның барлык учреждение-предприятиеләренә һава торышы турында мәгълүмат җибәрәләр, җил көчәю, яшен яшьнәү кебек табигать казалары хакында кисәтәләр.
Лилия Гайфуллина диспетчер хезмәте белән ачылган көненнән җитәкчелек итә. Штатта өч диспетчер бар. Иң тәҗрибәлесе – Гүзәл Шәйхетдинова. Үз эшләренең осталары Айгөл Мәҗитова, Елена Севрикеева, Антон Волков та яхшы яктан гына танылып өлгергәннәр. 
–Төп бурычыбыз – авыр хәлгә тарганнарга ярдәм итү,–ди Лилия Гайфуллина һәм өстәп куя: – юбилеебыз уңаеннан безнең белән бергә эшләгән, төрлечә ярдәм иткән район полиция бүлекчәсе, үзәк хастаханә, “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы, ПМК-Мелиорация, “Кызыл Шәрык” агрохолдингы, “Хузангай” җәмгыяте, башка бик күп оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә, аерым кешеләргә, эшмәкәрләргә һәм, билгеле инде, авыл җирлекләре башкарма комитетларына рәхмәт әйтәсе килә. Безгә кергән шылтыратуларның барысын да контрольдә тотабыз һәм, кискен хәл җайга салынгач, кемдер шылтыратып рәхмәт әйтсә, бик сөенәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев