Әлки районы: битлек режимын читләр боза
Җәмәгать урыннарында битлектән йөрү таләбен күбрәк районга читтән килүчеләр боза икән.
Бу турыда коронавирус таралуга юл куймау буенча район комиссиясе утырышында район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Марат Сәлахов хәбәр итте.
Роспотребнадзор таләпләрен бозу очраклары Базарлы Матактагы “Находка” сәүдә үзәгендә һәм автозаправкаларда күбрәк теркәлгән. Әлкилеләр битлек кию кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев