Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Чаллы” комплексында кукурузны силоска салу эше әйбәт оештырылган

Районда яшел масса өчен кукуруз уру бара. Быелгы гаять кызу, яңгырсыз җәй “кырлар патшасына” да яхшы үсәргә мөмкинлек бирмәгән.

 Әмма кукурузның чәкәннәре әйбәт өлгергән. Ә аның төп туклыклылыгы да шунда.  
Шушы көннәрдә без “Чаллы” сөтчелек комплексы азык утарында кукурузны силоска салу эше белән танышып кайттык.
 “Үргәгар” отрядының 107 гектарлы кырында терлек азыгы хәзерли торган ике комбайн эшли. Биредә алар дүртенче көн хезмәт куялар. Зур егәрлекле РСМ комбайны белән Үргәгар егете Рәис Гыйматдинов идарә итә. Аның комбайны астына үзенең прицеплы КамАЗы белән Сергей Кузнецов килеп басты. Рәис кыр корабын сезонга җентекләп әзерләгән. Ул бу техника белән биш ел эшли икән. Кайсы узеллары тизрәк сафтан чыгасын алдан белә. Шуңа  комбайн кабинасында зур бер әрҗәдә запас частьләрне дә үзе белән йөртә.
Ә кырның иң аргы башыннан безгә таба “Ягуар” комбайны белән Ирек Зарипов  килә. Менә аның янәшәсендә барган Демидовка егете Владимир Бойковның КамАЗ әрҗәсе яшел масса белән тулды. Икенче машина килеп баскан арада Ирек белән сөйләшеп алдык.
–Елы шундый бит инде быел. Элек бер әйләнештә бишәр КамАЗ яшел масса тулып чыга иде, ә бүген әнә ике КамАЗга сыеп бетте. Ярый инде, кукуруз урыны белән кеше биеклеге. Ә бик тәбәнәк үсемлекләрне безнең комбайн алып бетерә алмый. Анысын МагДон белән чаптыралар,–ди комбайнчы.
Ирек бик оста механизатор. Әнә аның кулында 13 еллык комбайн да сәгать кебек эшли. Үзе дә шаяртып “комбайн белән бергә картаябыз”, дип куя. 
Кукуруз массасын кырдан азык утарына ташуда үз машиналары белән ярдәмгә килгән егетләр дә тәҗрибәле, уңганнар. Илгизәр Шәрапов, Рәшит һәм Рифкать Сафиннар, Ринат Галимов – барысы да гомерлек шоферлар.
Бер як кырда Демидовкадан Дмитрий Туров МагДон комбайны белән кукурузны теземнәргә салып бара. кыскасы, бу басуда эш кайнап тора. 
Без Көнчыгыш Әлки филиалы җитәкчесе Айрат Нуруллин белән азык утарында яшел массаны силоска салучылар янына юл тоттык. Кырдан кукуруз төяп кайткан КамАЗларны Әмир Галиев үлчәп базга озата. “Өч көн эчендә 2 мең тонна масса азык утарына керде”,–ди учетчы Әмир.
Терлекчелектә кукурузны силослау гаять җаваплы хезмәт санала. Массаның дымлылыгы саклану белән бергә, ул тиешенчә ваклатылырга, базга әйбәтләп тыгызлап салынырга тиеш. Шул чакта гына азыкның кыйммәте булачак. 
Бер-бер артлы кайтып торган кукуруз олауларын Илдар Вазыйхов үзенең К-700 тракторы белән тигезләп җәеп, таптатып тора. Илдар да  “Востокзернопродукт”ның мактаулы, ышанычлы механизаторы. Ул күп еллардан бирле сенаж, силос салуда алыштыргысыз тракторчы. Хәзер Илдар идарә иткән К-700 тракторына  40 яшь икән. Шөкер, әле бик җаваплы хезмәтне башкара. 
Бүген Илдарга ярдәмгә Биләрдән К-701 тракторы белән Илшат Мәхмүтов та килгән. Димәк, егетләр бу көннәрдә бергә-бергә бик өлгер эшләрләр. 
“Чаллы” комплексы җитәкчесе Илнур Латыйпов азык хәзерләү эшен барышыннан бик канәгать күренә. 
–Быел бездә маллар өчен азык запасы калмаган иде. Инде быел салынган сенажны ашата башладык. Ничек тә кукурузны 17 мең тонна саласы иде. Бездә бит 3800 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның бер меңе – савым сыерлары. Сыерларыбыз күп сөт бирә торганнар түгел. Әмма шулай да  көн саен 14 тонна продукция сатабыз,–ди Илнур Латыйпов.
Быел терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләү зур проблема булачак. Шуңа да үстерелгән кадәрлесен югалтуларсыз җыеп алып, сыйфатлы итеп азык утарына урнаштырасы иде. “Чаллы” комплексына азык хәзерләүчеләр шушы зур җаваплылыкны тоеп эшлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев