Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Чирләүчеләр арасында йөкле хатыннар һәм балалар да бар

Кызганыч, һәр көн диярлек коронавирус белән авырып якты дөньядан китүчеләр турында хәбәрдән башлана соңгы вакытта.

Мондый хәбәрләр тетрәндерә, чөнки вакытсыз үлгән һәр кеше ул кайсыбызныңдыр газизе, якыны, кадерлесе. Мәкерле чир беркемне дә аямый – әле генә сау-сәламәт булган, эшләп йөргән райондашларыбыз һич уйламаганда чирләп китә һәм, озак та үтми, аларның вафаты турында ишетәбез. Иң аянычы – йогышлы чир аркасында якты дөнья белән хушлашучылар саны һич кенә дә кимеми. 
Район баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, 42 әлкиленең нәкъ менә коронавирус китереп чыгарган чирдән вафат булуы лаборатория анализлары белән расланган. Һәм аларның берсе дә прививка ясатмаган булган. Барлыгы 866 кеше үпкә ялкынсынуыннан дәваланган. Чирләүчеләр арасында йөкле хатыннар (7 кеше), балалар (19) да бар. 
Баш табиб хастаханәнең йогышлы чирләр бүлегендә хәзерге вакытта 14 кешенең дәвалануын хәбәр итә. Аларның өчесе кислород битлеге ярдәмендә генә сулап тора икән. Тагын өч авыруны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар. Аларның үпкәләре 50-60 процентка кадәр ялкынсынган. Соңгы атнада районда вакциналау темпы арткан. Узган бәйрәм көннәрендә 680 кеше вакцина кадаткан. Бик күпләр моны икенче тапкыр эшләгән инде, ягъни ревакцинация узган. Әйтик, бер көндә 100 кеше прививка ясатса, аларның яртысы диярлек моны икенче тапкыр эшләгән инде. 
Кызганычка каршы, ковид чиреннән прививка ясатмаучылар 60 яшьтән өлкәнрәк әлкилеләр арасында күп икән. Бигрәк тә Иске Салман, Борискино җирлекләрендә күп андыйлар. 
Район халкын йогышлы чирдән саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы Александр Никошин: “Өлкәннәребезнең сәламәтлеген кайгырту – барыбызның да бурычы ул”,–диде. Шуңа күрә өлкән яшьтәге райондашларыбызга прививка ясатуның мөһимлеген яхшылап аңлатырга, ышандырып үгетләргә кирәк. 
“Роспотребнадзор”ның райондагы белгече Алмас Абзалов хезмәт коллективларында вакциналауның төгәлләнеп килүе хакында хәбәр итте. Шул ук вакытта “Хузангай” җәмгыятендә бу эш бик акрын темплар белән алып барыла – әлеге хуҗалыкта прививка ясатмаган 160 кеше эшләп йөри. Алар беренче чиратта үзләрен, якыннарын, шулай ук аралашкан кешеләрне чирләү куркынычы астына куялар. 
Йогышлы авыру янәшәбездә генә. Әле бер, әле икенче авылда берьюлы әллә ничә кешенең чирләп китү фактлары ачыкланып тора. Әйтик, соңгы вакытларда ковид белән авыраучылар Үргәгарда, Түбән Әлкидә, Базарлы Матакта күбәеп киткән. 
Ковид йоктырудан саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Җәмәгать урыннарында битлек кимичә йөрмәгез. Кулларны антисептиклар белән ешрак эшкәртергә кирәк. Халык күп йөргән урыннарда булмаска тырышыгыз. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев