Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: дүрт районда җирләре булган “Хузангай” җәмгыятенә 33 авылдан килеп эшлиләр

“Хузангай” җәмгыяте – бүген республикада игенчелектә һәм терлекчелектә уңышлы эшләүче иң эре компанияләрнең берсе. Аларның дүрт районда 52 мең гектар сөрү җире бар. Берләшмәнең төп эш принцибы – кырдан алган уңышны, терлекчелектә җитештерелгән продукцияне эшкәртеп кибет киштәләренә озату. “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов белән алардагы соңгы яңалыклар, алга планнар турында сөйләшәбез.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 –Евгений Михайлович, сүз башында ук мин Сездән со­рамакчы идем – дүрт рай­онда җирләрегез, мал-ту­арларыгыз бар. Шундый эре берләшмә белән идарә итүе ансат түгелдер?

–Билгеле, мин җитәкче бу­ларак бу районнарның бары­сында да эшне тулысынча оеш­тырып, контрольдә тота алмас идем. Шуңа да һәр хуҗалыкта, һәр тармакта җаваплы, үз эшләренең осталары булган җитәкче-белгечләребез бар. Үзебезнең районда безгә ыша­налар, эшләребезне күреп, бе­леп торалар. Ә чит районнар белән эшли башлаганда безгә алар алдында да шул ышаныч­ны яуларга кирәк булды. Бе­ренче елларда техника җитеп бетмәү, эшчеләргә кытлык си­зелде. Хәзер инде ул мәсьәлә акрынлап хәл ителә. Миңа җитәкчелек эшендә хөрмәтле инвесторыбыз, якташыбыз Иван Иванович Казанков һәръяклап ярдәм итә.

–Соңгы вакытта машина- трактор паркын да шактый яңарттыгыз, тулыландыр­дыгыз бугай?

–Эшкәртү җирләре арткан саен техника белән тәэмин ите­лешне дә кайгыртасы. Аннан тракторлар бит әле искерә, туза да. Яңартулар шул юнәлештә дә алып барылырга тиеш. Узган 2018 елда 14 берәмлек “Акрос” комбайны сатып алдык. Алты чәчү комплексы алынды. Тугыз берәмлек “Лемкен” сукалары, ике “МагДон” чапкычы, агулы химикатлар сиптергечләр (өч берәмлек – , печән, салам прес­слау җайланмасы, автобуслар, К-744 тракторлары, йөк маши­наларына төрле җайланмалар, җир эшкәртү агрегатлары белән техника паркын тулы­ландырдык.

–Евгений Михайлович, авыл хуҗалыгы техникасы якын килерлек түгел, кыйммәт бит әле...

–Шуңа карамастан, безгә быел байтак трактор-ком­байннар сатып аласы була әле. Якын арада өч берәмлек К-744 тракторы алачакбыз. Шулай ук чәчү комплекслары, җир эшкәртү техникасы кайтарыла­чак. Билгеле, мондый күләмле яңарышларда безгә “Звенигов­ский” җәмгыяте нык булыш­лык күрсәтә.

Отышлы культуралар күбрәк үстереләчәк

–Сез игенчелектән алган уңышны үзегез үк эшкәртеп сатасыз яисә терлекчелектә файдаланасыз. Болай эшләүнең отышлы булуы бәхәссез. Сезгә бу зур этәргеч бирәдер?

–Әйе, без үзебездә үстерелгән игенне, тех­ник һәм ярма культурала­рын үзебез үк эшкәртергә дә тырышабыз. Бөртеклеләр онга, катнаш азыкка китсә, көнбагыштан май сыгыла, яр­малар эшкәртелеп сатуга оза­тыла. Ашлыкның үзебездән ар­тканын бары “Звениговский”га гына сатабыз.

Узган ел 13 мең 700 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуның 5100 гектары районы­бызда. Барлык басулар да туңга сөреп калдырылды. Хәзер 130 миллион сумга ашлама сатып алу буенча эшлибез. Кукуруз, көнбагыш орлыклары кайтарту җәһәтеннән килешүләр төзелә. Быел көнбагыш мәйданын тагын да арттырабыз. Ул бик отышлы культура.

 

 

 Бездә алтын бәясе меха­низаторлар эшли

–Җирләребез 100 процент туңга сөрелде, дисез. Бу да быелгы уңышка ныклы нигез бит.

–Бүген инде туфракны тирән эшкәртүнең файдасын игенчелек белән шөгыльләнүчеләргә аңлатып то­расы юк. Шуңа да без игеннәре сукты­рып алынуга кырларны сукалау эшенә керешәбез. Шөкер, “Хузангай”да бик тырыш, тәҗрибәле механизатор­лар хезмәт куя. Мин шундыйлардан зур егәрлекле К-744 тракторчылары Александр Крылов, Вячеслав Илюхин, Солтан Галиуллин, Илгиз Гыйниятов, Фәнил Кашапов, Владимир Николаев, Александр Калугинны атар идем. Алар иртәнге дүрттән инде кырда була­лар. Нормаларын 120-140 процентка җиткереп үтиләр. Менә бу егетләр өч атна чәчүдә эшләп, 70-80 шәр мең сум хезмәт хакы алдылар.

Кукуруз, көнбагыш культуралары үстерүдә уңган механизаторлары­быз Александр Иванов, Юрий Рыж­ков, Сергей Иванович һәм Сергей Евгеньевич Ермолаевлар хезмәте олы мактауга лаек. Әйтик, көнбагыш культурасының һәр гектарыннан был- тыр алар уртача 28 әр центнер уңыш җыеп алдылар.

Уңган-булган комбайнчылары­быз да байтак. Мәсәлән, Владимир Смирнов, Сергей Николаев, Григорий Зварич, бертуган Петр һәм Сергей Фоминнар һәм башкалар уртак уңыш өчен җан атучы егетләребез.

Алар белән иңгә-иң торып эшләүче шоферларыбыз да – безнең горурлыгыбыз. Шундыйлардан Сергей Романов, Николай Ермолаев, Анато­лий Яганев, Фәнил Закиров, Вячеслав Илюхин , Леонид Николаев, Нико­лай Фомин, Григорий Худяков, Рафис Гәрәев, Николай Зинкинны атар идем. Ел әйләнәсе эшче-хезмәткәрләрне үзебезнең һәм күрше районнардан – барысы 33 авылдан ташып тору­да эшләүче вахта автомобильләре йөртүчеләре Максим Соловьев, Ва­лерий Филимонов , Валерий Совет­ников, Рәис Минсабиров, Илшат Мингалиев, Илдар Галимов, Николай Александров, Николай Калмыковның төгәл һәм җаваплы эшләүләре өчен рәхмәтлебез.

Елның-елында райондагы 19 мең 343 гектар сөрү җирләреннән тот­рыклы уңыш алып киләбез икән, бу олы хезмәттә баш агроном Юрий Льдиновның да өлеше бәхәссез. Ул Татарстанның атказанган агрономы дигән мактаулы исем иясе.

–Евгений Михайлович, урып-җыю чорында сезнең ындыр табагы умар­та оясы кебек кайнап тора. Кырдан кайткан игенне тиешенчә чистар­тып, киптереп саклауга кую эшләре гаять оешкан төстә башкарыла.

–Басудан бит юешрәк ашлык та кайтырга мөмкин. Без берничә ел элек кенә тәүлегенә 2500 тон­на бөртек киптерергә сәләтле, Франциядә җитештерелгән егәрлекле комплекс эшләтә башладык. Заводны хәтерләткән бу киптерү җайланмасы белән Константин Родионов һәм Илдус Гәрәев бик тә белеп эш итәләр.

Ындыр табагындагы хезмәтләрне оештыруда аның мөдире Людмила Яганеваның тәҗрибәсе зур. Ул “Хузан­гай” җәмгыяте оешканнан бирле шул эштә. Дөрес, аңа кадәр дә дистә елга якын элекке совхозда шушы тармакта хезмәт куйган.

Сыерлар саны 3 меңгә җитәчәк

–Соңгы елларда сез терлекчелек юнәлешенә дә уңышлы гына кереп киттегез.

–Күпләп мал-туар асрау безнең өчен яңа тармак саналса да, бу өлкәдә инде зур эшләребезне атарга була. 2018 елда “Хузангай”да 2000 баш сы­ерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелде. Бу юнәлешкә 800 милли­он сум инвестиция кертелде. Хәзер безнең 5 мең башка якын мөгезле эре терлегебез бар. Шуның 2720 се савым сыерлары. Былтыр 10 мең 437 тонна сөт җитештердек. 533 тонна ит реализацияләнде. 2018 елда 953 баш тана һәм сыер сатып алдык. Бу максатларда 49,7 миллион сум акча тотылды. 2020 елга сыерлар санын 3 мең башка җиткерергә ниятлибез. Бүгенгә 6 терлек корпусы, 8 саву залы, 4 бозаулар абзары, 3 силос-сенаж базы төзелде. Азык саклау склады төзелеше тәмамланды.

Терлекчелектә 80 дән артык кеше хезмәт куя. Малларны ашатуда тәүлек әйләнәсе диярлек зур тырышлык белән карусыз хезмәт куючы аталы- уллы Константин һәм Виктор Салю­ковларны аерым мактап үтәсем килә. Алар терлекләрне вакытында һәм сыйфатлы азык белән тәэмин итеп то­ралар.

–Сүз уңаеннан, катнаш азык үзегездә ясала бугай?

–Маллар өчен бездә һәр тәүлектә 100 әр тонна катнаш азык җитештерелә. Аның төп катнашма­лары үзебездә эшләнә, ә микро һәм макро элементларны сатып алабыз. Катнаш азык җитештерүнең чын остасы Иосиф Дулатов. Ул эшләп чыгарган продукциянең үзебезнең ихтыяҗдан артканын Алексеевск рай­онындагы терлек фермаларына да, “Звениговский”га да җибәрәбез. Был­тыр 26 мең 269 тонна сыйфатлы кат­наш азык җитештерелде. Бу 234 мил­лион 804 мең сумлык дигән сүз.

Әлки оныннан икмәк бик уңа

– Район үзәгендәге кибетләрдән сезнең ипине күпләр яратып ала. Аны өйдә пешкән күмәчкә охшаталар. Ипине сездә ничек шулай уңдыралар соң?

–Дистә елдан артык инде “Хузангай”ның үз пекарнясы эшли. Анда пекарня ачылганнан бирле ди­ярлек Маргарита Пастухова һәм Ок­сана Николаева хезмәт куялар. Алар һәр көнне 500-600 кирпеч ипи, шулай ук өчпочмак, пәрәмәч, батон, төрле пироглар, сумсалар пешерәләр. Бо­ларны үз ашханәбездә дә файдала­набыз, кибетләргә, “Звениговский” җәмгыятенә дә озатабыз. Монда пешкән камыр ризыкларына сорау һәрчак зур. Ә ипине үзебезнең басу­ларда үскән игеннән салабыз. Уңган тегермәнче егетләребез Сергей Пе­рошин һәм Николай Пеняев тәүлеккә 4 тонна ак он тарттыралар. Былтыр алар 491,4 тонна югары сортлы ак он җитештерделәр. Бу 8 миллион 738 мең сумлык. Он төрле зурлыктагы капчык- ларга тутырып кибетләргә озатыла. Ә көрпәсе катнаш азык өчен файдала­ныла.

Бездә хезмәт куючыларны өч тап­кыр бушлай тукландыру оештыры­лган. Чәчү, урак өстендә ашханә кыз­лары аларны басуларга барып кайнар ашлар белән сыйлый. Җитештерү базасында хезмәт куючылар өчен ашханә эшләп тора. Аш-су осталары Марина Яганева, Ирина Маркова, Та­тьяна Синдирякова әзерләгән ризы­клардан һәркем канәгать.

Гомумән, бездә һәр кеше үз уры­нында чын осталарча эшли. Менә минем янда сәркатиб хезмәтен баш­каручы Татьяна Краснованы гына алыйк. Ул инде иртәнге 6 дан эш уры­нында. Көн әйләнәсе мең дә бер төрле хезмәтне җиренә җиткереп башка­рырга тырыша.

Ә баш бухгалтерыбыз Елена Юма­нова, бухгалтер Валентина Фурасе­ва, баш экономист Иван Кудряшов кулыннан күпме сан, акча уза. Исәп- хисап системасының тиешле юга­рылыкта торуы аларның үз эшләрен төгәл, пөхтә алып баруына бәйле.

...Былтыр бездә 500 миллион сум­лык продукция җитештерелде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 150 миллион сумга күбрәк. Ә агымда­гы елда үсеш тагын да зуррак булыр. Чөнки шешәләргә су тутыру линиясен эшләтеп җибәрү планда тора, сыр-май заводы да зуррак куәткә эшли башлар.

–Евгений Михайлович, сөйләшү барышында без күп тапкырлар ин­весторыбыз Иван Казанковны телгә алдык. Аның үз туган ягына карата мәхәббәте, кайгыртучанлыгы сок- ландыра.

–“Хузангай”ның бүгенге уңышлары, куәтле, тотрыклы хуҗалык булуының нигезендә Иван Иванович тора. Без аның белән даими элемтәдә, һәр яңа эшкә киңәшләшеп алынабыз. Ул безнең производствоны гына кайгыртып калмый, эшләүчеләрнең хезмәт шартлары, аларны кызыксындыру алымнары, торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә һәрдаим яңалыклар кертә. Былтыр бездә эшләүче 10 гаилә яңа өйле булды, быел тагын 20 йорт төзелә башлады.

Бездә хезмәт куючыларга айга ике тапкыр эш хакы түләнә. Хезмәт ха­кыннан тыш, биш килограмм ит һәм дүрт килограмм колбаса (һәркайсы килосы 5 сумнан) бирелә. Алда әйтелгәнчә, чит авыллардан килеп эшләүчеләрне вахта машиналары йөртә.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Евгений Михайлович. Хезмәтегездә яңадан- яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев