Әлки районы: Энҗе Төхвәтуллина югары белемле, тәҗрибәле ветеринария табибы
Энҗе Төхвәтуллина балачактан маллар дәвалаучы табиб булырга хыялланып үсә. Моңа әнисенең ветеринария фельдшеры ярдәмчесе, ә әтисенең терлекләрне ясалма орлыклындыру технологы булулары да этәргеч ясагандыр, мөгаен.
Бүген инде Энҗе Равил кызы югары белемле, тәҗрибәле ветеринария табибы. Соңгы елларда ул Юхмачы участок ветеринария пункты белән җитәкчелек итә.
Әлкидә бәхетен тапкан
Кыз баланың язмышы шундый – күп очракта ул бәхетен туган җиреннән читтә таба.
Энҗе Түбән Кама районының Үчкә авылында туып үсә. Казан ветеринария академиясен тәмамлагач әти-әнисе хезмәт куйган колхозда эшләрмен дип тә кызыккан була. Әмма ул диплом алганда колхозлар инде таркала. Энҗе үз якларында “Бәхетле Агро” җәмгыятендә баш ветеринария табибы булып эшли башлый. Вузда бергә белем алган Рамил Төхвәтуллин белән исә элемтәләре өзелми, киресенчә, мөнәсәбәтләре җитдиләнә генә бара. Ә инде Рамил армиядә хезмәт итеп кайткач, 2010 елда алар гаилә корып Әлки җирендә яши башлыйлар. Энҗе Юхмачыга тәҗрибәле ветеринария табибы Шамил Касыйм улы гаиләсенә килен булып төшә.
Яшь белгеч берара Юхмачы мәктәбендә эшләп ала. Аннан аны каенатасы җитәкләгән Юхмачы участок ветеринария пунктына табиб итеп чакыралар. Энҗе бу тәкъдимне кабул итә һәм баштанаяк яраткан хезмәтенә чума.
Гаиләне сөенечкә күмеп, Энҗе белән Рамилнең игезәк ул һәм кызлары туа. Тагын шатлык – яшьләр программасы нигезендә яңа өй җиткереп керәләр. Хәзер инде, күз тимәсен, тормышлары һәр яктан түгәрәк. Йорт тутырып кош-корт үстерәләр, сөте балаларга файдалы дип кәҗә асрыйлар, үгезләр симертәләр.
Рамил Юхмачыдагы аерым янгын постында эшли. Бер тәүлек хезмәттән соң өч тәүлек ял тиеш аларга. Вакытын бушка уздырмый – Энҗе җитәкләгән участок ветеринария пунктында да төп профессиясе буенча ярты ставкага хезмәт куя ул.
Балалары Амил һәм Амилә мәктәптә бик әйбәт укыйлар, спорт белән мавыгалар. Әниләре Энҗе исә өйдә җылы рәхәт мохит булдыручы да, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы да. Алар ял сәгатьләрен бергә үткәрергә, табигатькә чыгарга бик яраталар.
Маллар күбрәк төнлә чирли
Ветеринария табибының эш көне билгеле бер сәгатьләр белән генә чикләнми. Эш сәгате тәмамлангач тынычлап өйгә кайту юк әле. Малларның чирләп китүе, сыер бозаулау кебек хәлләр күбрәк кич я төнлә була. Ә Юхмачы участок ветеринария пункты районның 13 авылында халыкның терлек-туарына хезмәт күрсәтә. Бу 1200 баш мөгезле эре терлек дигән сүз. Шуңа тагын Юхмачы сөтчелек комплексы, Югары Әлморза маллар симертү мәйданчыгындагы терлекләрне, Фәнис Бакировның гаилә фермасындагы берничә йөз баш атны, крестьян-фермер хуҗалыкларындагы дистәләгән хайванны өстәсәң – эш күләме хәйран җыела шул.
Энҗе ханым әйтүенчә, бездә авыл халкы бик сабыр, тыйнак. Күпләр бәйрәм, ял вакытларында мал табибларына мөрәҗәгать итәргә уңайсызланыбрак та торалар икән. Әнә Әхмәттә яшәүче Фәрит Саттаровлар хуҗалыгында яңа ел төнендә сыерлары бозаулаган, ә чүбен сала алмаган. Мал хуҗалары 2 гыйнварда гына Энҗенең өенә гозер белән килгәннәр. Табибның: “Нигә көнендә үк хәбәр бирмәдегез, сыерыгызның хәле начарайган бит”,– диюенә: “Яңа ел бәйрәмендә сезне борчырга яхшысынмадык”,–дип җавап биргәннәр.
Энҗе Төхвәтуллина исә шәхси хуҗалыкларда булганда, авыл халкы белән очрашканда гел әйтә килә:
–Терлегегез чирләп китсә, кичекмәстән безне чакыртыгыз. Авыруны башлангыч чорында дәвалау җиңелрәк,–ди.
Артык сыйлау да – зыянга
–Мал-туар асраучылар сезгә күбрәк нинди зарлар белән мөрәҗәгать итәләр, терлекләрне нинди чирләрдән дәваларга туры килә?–дип сорыйм доктордан.
–Сыер бозаулагач чүбен, ягъни соңгылыгын салмау очраклары күбәйде хәзер. Моның төп сәбәбе малны дөрес ашатмауда. Буаз сыерга фураж бирмәскә, аның алдына коры печән генә салырга кирәк. Җилен авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Җәй көне чебен, кигәвен тешләп, эсседә сулыкларга кереп салкын тидереп, көзгә таба тагын җилдән, салкыннан мастит эләктерә сыерлар. Төрле мазьлар бирәбез, дәвалау ысулларын өйрәтәбез хуҗаларына. Терлекнең күзенә чебен зыян салу да әледән-әле булып тора. Аннан тагын малларның күбенүе очраклары да ешайды. Әйтик, көзгә таба бәрәңге, кабак, башкасына да муллык. Халык мал-туарын бик нык сыйлый. Ә бу күп вакыт терлеккә зыянга була. Шуңа да хайваннарны ашатканда чама хисен җуймаска киңәш итәр идем. Сыерларның табиб ярдәменнән башка бозаулый алмау очраклары да бик күп,– ди авыл Айболиты.
Ветеринария хезмәткәрләренең ел әйләнәсе эшләре бетеп тормый. Алар елга берничә мәртәбә авылдан авылга терлекләрдән анализга кан алып йөриләр, төрле чирләргә каршы прививка ясыйлар. Әйтик, нодуляр дерматит, себер түләмәсе кебек авырулардан сыерлар язын-көзен вакциналана. Дуңгызларга классик чумага каршы прививканы ел да ясыйлар.
Участок ветеринария пунктында дүрт белгеч хезмәт куя. Табиблар Шамил һәм Рамил Төхвәтуллиннар, ясалма орлыкландыру технологы Рамилә Нотфуллина – Энҗе Равил кызының ышанычлы коллективы.
Әле бит халык эт-мәчесен дә ветеринария ярдәме күрсәтү өчен еш кына пунктка алып килә. Котыру чиренә каршы прививка күп ясала. Эт һәм мәчеләрне аруландыру операцияләре үткәрү, төрле чирләрдән, җәрәхәтләрдән дәвалау – барысы да шушы ветеринарлар өстендә.
Энҗе Төхвәтуллина белән аралашуы да җиңел. Ул уфтануны, зарлануны белми. “Эшегез бигрәк четерекле, вазыйфаларыгыз күп икән”,– дигәнгә дә: “Мин үз һөнәремне шулкадәр яратам, бер генә кыенлыгын да сизмим. Без бит мал-туарның гына түгел, халык сәламәтлеге сагында да торабыз, авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатлы булсын дип тырышабыз. Ә бу бик җаваплы да, мактаулы да бурыч”,–дип куя.
Саф татарча сөйләшәләр
Берничә ел элек Энҗе Төхвәтуллина, бөтен Татарстанны шаккатырып, ТНВ каналындагы “Башваткыч” тапшыруында җиңел автомобиль откан иде. Без ул хакта газетада язып та чыктык. Исегездә булса, 2017 елның декабрендә – Үгез елын каршылар алдыннан булган ул тапшыруда республиканың ветеринария белгечләре катнашты. Сорауларга тиз һәм төгәл җавап биреп, Энҗе иң күп очко җыйды һәм ышанычлы җиңү яулады. Әле ул студиядә өздереп татар халык биюен дә башкарды.
Энҗе Төхвәтуллинаның сәләт һәм мавыгулары әле тагын күп. Әйтик, кунакка ул һичшиксез үзе ясаган тортны тотып барыр, үзенә килүчеләрне дә шушы тәмле затлы сый белән каршылар. “Торт ул Энҗенең визит крточкасы”,–диючеләр дә бар хәтта.
Язмабыз герое белән туган телләр турында да сөйләшеп алдык.
–Юхмачы күбрәк рус телле авыл. Балалар урамда иптәшләре белән русча аралашып уйныйлар. Ә өйдә безнең татар теле генә тантана итә. Үзара гел туган телдә сөйләшәбез. Шөкер, улыбыз белән кызыбыз русчаны да, татар телен дә бик әйбәт беләләр,–ди Энҗе горурлык белән.
Камил Хәйруллин, районның баш ветеринария табибы:
–Республикада берничә ветеринария пункты белән генә хатын-кызлар җитәкчелек итә. Шуларның берсе – Юхмачыда. Гүзәл затларыбызның эшне аерата бер җаваплылык, төгәллек белән башкаруы мәгълүм. Энҗе Равил кызының тирән белемле, кыю-тәвәккәл чын профессионал булуын, оештыру сәләтен дә исәпкә алсак, ул җитәкләгән участокны башкаларга үрнәк итеп куюыбыз һич гаҗәп түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев