Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: эсседә корткычлар котыра

​​​​​​​Эссе көннәрдә уҗым басуларында төрле корткычлар азына башлады.

 

Хәзер хуҗалыкларда аларга каршы химик эшкәртүләр алып барыла. Районда 15 мең гектар мәйданда корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы агу сиптерелгән. Бу эшләр иртә таңнан  һәм кичке сәгатьләрдә генә башкарыла.

Бер үк вакытта соңгы культуралар чәчелә. Көнбагыш орлыгы 11 мең гектарда җир куенына кертелгән. Аны тагын 600 гектарда чәчәсе калган. Силос өчен кукурузны 2 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчәргә кирәк әле. Шулай ук карабодай тагын 1260 гектарда чәчелергә тиеш.

Хуҗалыкларда күпьеллык үләннән печән хәзерләү һәм сенаж салу эшләренә әзерлек бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев