Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы фермеры Андрей Ерусланов: “Без дүртәү башлаган идек тә бит”

“Ерусланов” крестьян-фермер хуҗалыгында көнбагыш урагын тәмамлап киләләр. Бу кыйммәтле май культурасына 200 гектарга якын мәйдан бүлеп биргәннәр. Хуҗалыкның быелгы эш нәтиҗәләре турында урынга барып белешү өчен басуларга юл тоттык. Бер уңайдан фермер Андрей Еруслановның нинди уй-ниятләр белән яшәвен дә сораштырасы килде. 

“Бер колхозны дүрткә бүлгән идек”
Тыйнак кына крестьян-фермер хуҗалыгы дип аталса да, “Ерусланов” зур булмаган колхозны хәтерләтә. Хуҗалык 1500 гектар җир били, туфрак эшкәртү өчен җитәрлек техникасы, машиналары бар. 
Туксанынчы елларда “Путь к коммунизму” колхозын банкротка чыгарып, аның мал-мөлкәтен сатуга куялар. Чуаш Борнаенда яшәүче дүрт егет барлык корылмаларны, техниканы  сатып алалар. Нәтиҗәдә колхозның бер генә мөлкәте дә юкка чыгарылмый, башка кайбер хуҗалыклардагыча җимерелеп-сүтелеп ятмый. 
Дөрес, шушы дүрт фермерның бүгенге көндә берсе генә аягында нык басып торган хуҗалык буларак эшен дәвам итә. Ул да булса Андрей Ерусланов. “Васюткин” һәм “Филиппов” фермер хуҗалыклары таралган, “Тяминов” КФХсы “Сутягин” хуҗалыгы итеп үзгәртелгән.

Керем техника алуга тотыла
Башта “Ерусланов” хуҗалыгының җирләре 500 гектар гына тәшкил итә. Шуңа өстәп 1 мең гектар җирне арендага алалар. Дөрес, яңа басулар Чуаш Борнаеннан 15 километрлап ераклыкта, туфрагы да бик үк уңдырышлы түгел. Җирнең элеккеге хуҗасы “Востокзернопродукт” әнә шул сәбәпле бу мәйданнарны эшкәртми, арендага бирүне өстен күрә. 
Хуҗа булып алгач, Андрей Ерусланов яңа кырларын сөрү агрегатлары белән әйбәтләп сукалата. Лаборатория тикшерүләре җирләрнең 400 гектарында туфракның бик ачы икәнен күрсәткәч, аларга известь керттерә. Быел шушы кырларда көнбагыш, арпа һәм кайбер башка культураларны үстереп уңыш алганнар инде. 
Җир мәйданнары арткач, яңа техника сатып алырга да туры килгән. Моны “Татагролизинг” аша эшләгән Андрей. Авыл фермерының планнары нигезле, нияте нык икәнне белгәч, техниканы аңа шактый арзанга биргәннәр. Шулай итеп, хуҗалыкта тагын бер чит илдә эшләнгән “Мега” бөртек суктыру комбайны барлыкка килгән. Моңарчы биредә “Мега-350” комбайны була инде, фермер аны бик ошата. Үзендә булган “Дон” комбайнын сатып, бераз акча өстәп, Түбән Новгород өлкәсеннән алып кайткан  ул аны. 
Җир эшкәртү өчен егәрлекле тракторга тагыла торган икешәр сука, культиватор, көнбагыш чәчкече, тагын үзйөрешле “Барс” сиптерү агрегаты, тракторга тагылма арба, чапкыч, “Амозон”, “Туман” сиптергеч җайланмалары да булдыра фермер. Кыскасы, узган елда игенчелектән кергән бөтен табышына авыл хуҗалыгы машиналары сатып ала ул. Яңаларына алданрак кайтарткан К-701, Т-150, МТЗ-2112 тракторларын да кушсаң, КФХның техника паркы бай, ышанычлы икәнлегенә инанасың. 
Андрей – югары белемле инженер-механик, техниканың кыйммәтен аңлый, аны саклый белә. 

Әтисенә алмаш үскән
Андрей Ерусланов берара үз кирәгенә 100 гектар гына калдырып, җирләрен арендага бирә башлый. Мөгаен, болай эшләвенең сәбәпләре булгандыр. Моңарчы дуңгызчылык белән шөгыльләнгән була ул. Әмма, ит арзанаю сәбәпле, әлеге тармак үзенә тоткан акчаларны кайтармый. Игенчелек шулай ук чыгымнарны капларлык та керем бирми башлый. Шуңадыр, бераз күңеле суына Андрейның. Ярый әле, соңгы елларда үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау арта азык-төлек базарында. Өйләнеп, калага китеп төпләнергә уйлап йөргән олы улы Евгений белән уртага салып аталарча сөйләшә фермер. Һәм улын авылда яшәргә, бергәләп фермерчылык белән шөгыльләнергә күндерә. Евгений шулай итә дә – туган авылы Чуаш Борнаена кайтып, баштанаяк эшкә чума. Ул тракторчы да, комбайнчы да, шофер да, кирәк вакытта җитәкче дә була белә. Кыскасы, хәзер Андрей Николаевичның янәшәсендә ышанычлы алмашчысы бар. 
Евгенийның хатыны да Чуаш Борнае мәктәбендә эш таба – Светлана Владимировна балаларга тарих укыта.
Уртак көч белән Еруслановлар яшь гаиләгә өй төзеп куялар. Шулай итеп авылда йорт саны, балалар бакчасында бер сабый арта. Андрей үзе дә әнә:
–Авылыбызда төзелгән һәр яңа өй өчен чын күңелдән шатланам,–ди бит.
Евгений белән көнбагыш кырында очраштык. Егетнең күзләре янып тора, һәр сүзе төпле.
–Бу көнбагыш кырында комбайннарны түбән тизлектә генә эшләтә алабыз. Буш торган җирләр бит, беренче ел гына чәчелде, шуңа тигез түгел. Ике комбайн белән 4-5 көндә шушы 100 гектардан уңышны җыеп алырга өметләнәбез,–ди яшь хуҗа, әле генә үзе йөртеп килгән “Мега” комбайнына ымлап. 
–Шәһәрдән авылга кайтучылар бик сирәк. Киресенчә, яшьләр күбрәк калага авыша. Сез ничек кайтырга булдыгыз?–дип сорыйм егеттән. 
–Мин авылда үстем, гел әти янында булдым, техника тирәсендә чуала идем. Шуңадыр, шәһәргә киткәч тә авыл күңелемне гел тартып торды. Кечкенәдән күреп, яратып үскән хезмәт бит ул. Хәзер авылда эшләү тагын да кызыграк, чөнки авыл хуҗалыгына игътибар арта кебек. Читтән торып югары белем алам. Игенчелек серләренә дә төшенәсем бар,–ди яшь фермер. 

Иске яңаны саклый
“Ерусланов” фермер хуҗалыгы базасы Чуаш Борнае авылы башында урнашкан, тимер койма белән әйләндереп алынган. Зур-зур складларда быелгы уңыш саклана биредә. 
Басу ягыннан бер-бер артлы көнбагыш төягән тракторлар кайта. Алар бөртекне чистарту агрегатына бушаталар да, кабат кырга ашыгалар. Ә кайткан көнбагыш бөртеге чистартыла һәм киптерү агрегатына озатыла. Анысы исә элек колхозларда ничек булган, шулай – утын ягып эшләтелә. Чөнки шул колхоздан калган агрегат бит ул. Дөрес, Еруслановлар кулына кергәнче яртылаш таралган, җимерек хәлдә була ул. Андрей Чистай районына бер фермер янына барып, аның шуңа охшаш агрегатны ничек аякка бастыруын карап кайта. Күршесе үрнәгендә агрегат алдына кирпечтән утын миче чыгартып куя. Утынга исә бу якта кытлык юк. Әнә елга ярларында күпме ауган агач. Шуларны җыеп кайтканнар да, тау кадәрле утын запасы булдырганнар. 
Соңгы ике елда фермерның техника утары да ныгытыла. Зур машина-трактор гаражының түбәсен, стеналарын ремонтлыйлар, яңа ишек куеп, идәненә бетон җәяләр.  Тагын ике склад шулай ремонтлана. Элек бөртекле йөкләрне үлчәү бер проблема була. Шуңа күрә тагылма арбалы йөк машинасы сыярлык автоүлчәү җиһазлыйлар, янына кечерәк бина төзү өчен нигез салганнар. Ашханә дә төзеп куйганнар. Җылытылган идәнле бу таш бинадан тиздән файдалана башларга җыеналар. Әлегә исә кырда эшләүчеләрне шунда барып ике тапкыр ашаталар. 
Андрей Ерусланов ышана: авылда эш булса, яшәргә өйләр салынса, яшьләр читкә ыргылмас, күбрәк туган якларында калыр иде. Аның үзенә дә эш сорап килүчеләр бар. Кайчандыр шешә белән дус булганнарны да эшкә алган ул. Алары начар гадәтләрен ташлап, әйбәт кенә эшли башлаганнар, тормышларын ныгыталар икән. Эчү, урлашу кебек начар гадәтләр эшсезлектән килә ул, дип саный Андрей Николаевич. 
Дөрес, аңа күбрәк сезонлы эшчеләр кирәк. Әйтик, бөртек чистарту һәм киптерү агрегатында Анатолий Маликов эшли. Бу хезмәтнең вакыты 1-2 ай гына. Анатолийга Юрий һәм Сергей Марковлар, Николай Андреев ярдәм итә.
Бөртек суктыру комбайнында Борискинодан тәҗрибәле механизатор Евгений Арнаков эшли, тракторларда Сергей Тяминов, Николай Александров, Фәнис Кәшапов хезмәт куялар. 

Татарстан фермерларыннан көнләшәләр
“Ерусланов” хуҗалыгы механизаторлары 400 гектар мәйданны сукалап һәм эшкәртеп көздән чәчеп калдырганнар. Шифалы яңгырлардан соң уҗымнар күтәрелеп киткән. Тагын 400 гектар җир туңга сөрелә. 
Андрей Ерусланов Татарстан фермерларын башка төбәкләрдә эшләүчеләр белән чагыштырганда бәхетлерәк саный. Республикада авыл хезмәтчәннәренә ярдәм зур, ди ул. Әйтик, фермерларга ягулык сатып алганда ташлама, орлык кайгырта башласаң, субсидия бирелә, техниканы лизинг программасы аша яңарту мөмкинлеге бар. Андрей әйтүенчә, башка төбәкләрдә хезмәт куючы фермерлар безнекеләрдән хәтта көнләшә дә икән. 
Ерусланов 200 гектар мәйданга көзге бодай чәчкән булган, аның уңышы һәр гектардан 20 центнердан ким булмаган. Елына күрә чагыштырмача әйбәт уңышны 300 гектар арпа, тагын солы, язгы бодай биргән. Бөртекне Чистай элеваторы күмәртәләп сатып алган. 

Районда үз эшен булдырырга теләүчеләргә төрлечә ярдәм итәләр, ди Андрей Ерусланов. Аның үзенә дә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, орлыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре бик булыша икән. Соңгы ике елда бодай, арпа, солының югары репродукцияле орлыкларын сатып алуга ярдәмнәре зур булган аларның. Субсидия алу өчен документлар әзерләгәндә дә булышучылар табылган.
–Без, фермерлар, эшебез алга китсә, табыш алсак, акчабызны техниканы яңартуга тотабыз, киләчәккә зур өмет белән яшәргә, туган ягыбызда тамырларыбызны тирән җибәрергә тырышабыз,–ди Андрей Ерусланов. 
Аның хуҗалыгының уңышлы эшләвенә Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов та шатлана.
–Ярдәмчел, юмарт кешеләр алар Еруслановлар, авыл зиратын тәртиптә тотуда, гыйбадәт йорты төзүдә 120 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга куелган һәйкәлне һәм аның тирә-ягын төзекләндерүгә 100 мең сум акча вәгъдә итеп тора Андрей Николаевич,–ди җирлек башлыгы. 
Тормышларын туган төбәгебез белән бәйләп, шунда хезмәт куючы тырыш, уңган райондашларыбызны Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйбыз. Әлки ягы авылларының киләчәге шул исәптән алардан да тора бит. Уңышлар сезгә, егетләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев