Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы игенчеләре тәүлек әйләнәсе чәчүдә

“Востокзернопродукт” җәмгыятенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “Көньяк Әлки” идарәсе 15 шундый подразделение арасында беренче урынны алган иде.

 Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илнур Кәлимуллин җитәкләгән әлеге коллектив язгы кыр эшләренә дә беренчеләрдән булып кереште. Без идарә отрядлары кырларында җир эшкәртүчеләрнең, чәчүчеләрнең ничек эшләгәннәрен күреп кайттык. 
Юхмачы отряды ындыр табагында бу көннәрдә эш кайный: чәчүлек орлык, ашлама төягән машиналарны бер-бер артлы кырга озаталар. Шул ук вакытта яңа кайткан ашламаны бушатып урнаштырырга да өлгерәләр эшчеләр. Рәхим Сафиуллин МТЗ-82 тракторына КУН-10 агрегаты тагып моны тиз һәм сыйфатлы итеп эшли. Әнә Рәхим кукуруз кырына озату өчен Илдар Мифтаховның КамАЗына ашлама төйи. Аңа бу эштә 71 яшенә җиткән, әмма көнләшерлек җитез һәм өлгер Илгиз абый Шакиров, Виктор Сизов булыша. Илгиз абыйны идарәнең баш агрономы Рәүф Әхмәтшин да мактый:
–Язгы-көзге чәчүдә мең дә бер эшне башкаручы ярдәмчебез ул. Һәр нәрсәне белеп, җиренә җиткереп эшли. Нинди генә рәхмәт әйтсәң дә, аз булыр, - ди ул.
Ындыр табагы мөдире Алмаз Рәхмәтуллин уҗым бодаен корткычлар һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү өчен Валерий Колбасовның “Болгар-3000” агрегатына химикат салу белән мәшгуль.
Юхмачы отряды җитәкчесе Раил Сафиуллин белән бергәләп басуларда эшләүчеләр янына чыгып киттек. Беренче тукталышыбыз арпа басуында булды. Фәнис Гәрәев  “Нью Холланд” тракторына 12 метр киңлектәге культиватор тагып җир эшкәртә иде. Трактор артыннан кыр тигез, матур булып кала. Фәнис бүген көндез эшли, кичкә аны бертуган энесе Рәмис алыштырачак икән. 
Фәнис белән сөйләшеп тә алдык.
–Сменага 70 гектар җир эшкәртергә тиешмен. Без аны 80-90 гектар итеп үтибез. Артыбыздан бастырып килгән ике чәчү агрегаты өчен мәйдан өлгертергә тиешбез,–диде ул. 
Аның яныннан киткәч, “Виктория-1200” чәчү комплексы белән эшләүче Азат Әхмәтов янына тукталдык. Азат – идарәнең иң тәҗрибәле, мактаулы механизаторы. Ул “Раушан” элита сортлы арпа чәчү белән шөгыльләнә. Көзгә таба шул ук кырларга комбайн белән уңыш суктырырга төшәргә исәбе. Азатның алмашчысы – Замир Нотфуллин. Күп еллардан бирле үзара аңлашып, бер-берсенә булышып эшли алар. 
Бераз арырак Мөнир Кәлимуллин чәчү эшләре башкара. Үзенең “Нью Холланд” тракторын, “Хорш” чәчү комплексын әйбәтләп ремонтлаган ул, шуңа күрә техниканың ватылмыйча эшлисенә ышана. Бүген-иртәгә 653 гектар мәйданда арыш чәчеп бетерергә ниятли игенчеләр. Шуннан соң солы чәчүгә керешәчәкләр. 
Раил белән бергәләп көнбагыш чәчүчеләр янына юл тоттык. Алар Югары Кәчи башындагы басуда эшли иделәр. Механизаторлар Хәсән Гәрәев һәм Хәйдәр Минсафинның кәефләре әйбәт, туфрак өлгергән, сыйфатлы итеп эшкәртелгән, шунлыктан эшләве дә күңелле, ди алар.  Кичке сәгать җидедә механизаторларны иптәшләре Тәлгать Кәлимуллин һәм Сергей Баканов алыштырачак. Хезмәтне шулай оештырганда чәчү эшләре тәүлек әйләнәсе алып барыла. 
Кыска гына әңгәмәдән соң Апак янындагы кырларга юл тоттык. Биредә бөртек өчен кукуруз чәчелә. “Нью Холланд” тракторында Илнар Муратов һәм Рафик Хәйретдинов туфрак эшкәртәләр. Көн инде кичкә авышкан, Рафикның    алмашчысы Алмаз Нотфуллин килеп тә җиткән. 
–Рафик – алтын куллы егет. Техниканың эшендә берәр җитешсезлек сизсә, шунда ук сәбәбен дә ачыклый, төзәтеп тә куя. Ул электрон приборларның серен дә белә. Кайчак үзем дә аптырап калам, каян беләсең боларны, дип сорыйм. “Белмәгәнемне интернет әйтеп бирә”, дип көлә генә,–ди, алмашчысын мактап, Алмаз Нотфуллин. 
Рафик чынлап та техниканы күңеле белән тоемлый бугай.  Хуҗалыгына кечкенә трактор сатып алган булган. Шуңа, үзе сызымын сызып, чапкыч ясаган. Заводта җитештерелгәннәре янда торсын! Колхоз заманында бер тракторда 16 ел эшләгән ул, соңрак шушы Т-150 не сатып алучы да табылган. 
Кукуруз чәчүдә шулай ук бер-берсен алыштырып Фәнис Сафиуллин һәм Әхтәм Кәлимуллин эшлиләр. Шушы басуда отряд агрономы Илгиз Рәхмәтуллинны да очраттык. 
–Күз тимәсен, механизаторларыбыз берсеннән-берсе оста. Кырда техника да ватылмый тормый. Егетләр үзләре үк төзәтәләр дә, эшләрен тизрәк дәвам итәргә ашыгалар. Язның бер көне ел туйдыра, игенчеләр моны бик яхшы аңлый,–ди агроном.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев