Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Исемнәре билгесезләр – безнең хәтерләрдә

Бүген, 3 декабрьдә Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле каршында тантаналы митинг узды.

 Ул “билгесез солдат көне уңаеннан оештырылды.

Тантанада хезмәт ветераннары, район үзәге халкы, мәктәп укучылары катнашты. Анда җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.

“2014 елдан бирле Россиядә “Билгесез солдат көне” билгеләп үтелә. Без бу көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, Әфганстан, Чечня һәм башка сугышчан конфликтларда катнашкан солдат һәм офицерларны искә алабыз. Районыбыздан Икенче Бөтендөнья сугышында хәбәрсез югалган дип 5338 кеше санала. Гаҗәеп зур сан бу. Алар арасында күпме кешенең билгесез язмышы ята, каберләрендә исемнәре юк дигән сүз. Алар безнең хәтердә, йөрәкләрдә”,– диде Илнур Вәлиевич.

Бер минут тынлык белән шаһит булганнарны искә алдык. Тантанада Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә веноклар, тере чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев