Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Камка авыл җирлеге җитәкчесен район башлыгы котлады

Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровны 55 яшьлек юбилее белән котлады.

 

Фәргать Әкбәров – җирлек башлыгы булып нәтиҗәле эшләүче, халык ышанычын казанган җитәкчеләрнең берсе. Ул 18 ел Иске Камка җирлеге белән җитәкчелек итә. Бу дәвердә Иске Камка, Яңа Камка, Карамалы авыллары урамнарында  юллар салынды, халыкны су белән тоткарлыксыз тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылды, урамнар яктыртылды, чишмәләр төзекләндерелде, бик күп социаль объектлар төзелде.

Район башлыгы Фәргать Әкбәровнең халык белән уртак тел табып эшләвен, оештыру сәләтен, җаваплылык, эшкә бирелгәнлек кебек сыйфатларга ия булуын билгеләп үтте, аңа сәламәтлек, катлаулы хезмәтендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев