Әлки районы Иске Камка авыл җирлеге советы утырышларында халык үзен кызыксындырган күп сорауларга җавап алды
Иске Камка, Карамалы авылларында узган җыеннарда җирлек башлыгы Фәргать Әкбәровкә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Озак еллардан бирле шушы җирлек белән җитәкчелек итүче Фәргать Әсхәт улы халык белән уртак тел табып эшли белә. Нәтиҗәдә Иске Камка җирлеге районда иң уңышлы эшләүчеләр исемлегеннән төшми. Җирлек советының киңәйтелгән утырышларында район башлыгы Александр Никошин һәм байтак оешмалар җитәкчеләре катнашты. Җыеннарда күтәрелгән сорауларга халык шунда ук җавап та алды.
Әлеге җирлектә соңгы елларда зур үзгәрешләр булды. Иске Камкада заманча яңа клуб төзелде, 2009 елда ябылган балалар бакчасы эшли башлады, хәйран гына урам юллары ясалды, уен һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Ике авылда да су башнялары тирәләре тимер койма белән тотып алынды. Карамалыда урамнарда, дүрт тыкрыкта юллар төзәтелде. Авыл буасы торбалар салып ремонтланды. Чишмә тирәсе төзекләндерелә башлаган. Быел авыл чишмәсен чүкеп эшләнгән тимер койма белән матурлап әйләндереп алырга да җыеналар. Авылдашлары Рамил Насыйбуллин чишмә суы ага торган елганы да тирәнәйттергән.
Фәргать Әкбәров узган ел башкарылган эшләргә хисап тотканда: “Нинди мәсьәләгә алынсак та, депутатлардан, бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән, халыктан олы ярдәм тоябыз”,- дип ассызыклап үтте. Авылларда туган барлык мәшәкать, проблемалар хәзер җирлек советлары җилкәсенә төшә шул. Ярдәм сорап барырга колхоз-совхозлар юк бит. Җирлек советының да көн дә чыгып торган эш-мәшәкатьләрне хәл итәргә кешесе юк. Шуңа халык белән бергәләп, үзара аңлашып һәм уртак тел табып эшләү кирәк тә. Бу яктан Иске Камка җирлеге күпләргә үрнәк.
Камка халкы гомер-гомергә терлекне күпләп асрап яшәде. Былтыр Иске Камка һәм Карамалыда 500 тоннага якын сөт тапшырганнар. Сатылган продукция өчен халыкка 7 миллион 691 мең сум акча таратылган. Монда икешәр, өчәр баш сыер асраучылар да шактый. Тик авылларда сөт маллары белән проблема да бар – күп сыерлар лейкоз белән зарарланган. Аның сәбәбен район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин аңлатып үтте. Бу ике авылда ясалма орлыкландыру пунктлары юк. Күпләр сыерларын каплатырга “Кызыл Шәрык-Агро” фермасындагы үгезләргә китерәләр. Ә ул фермаларда лейкозлы маллар асрала. Карамалыда һәм Иске Камкада сыерларда килеп чыккан авыру әнә шуннан икән.
Фәргать Әкбәров район җитәкчесе Александр Никошинга, ясалган урам юллары өстенә җәяргә 1 мең тонна вак таш белән ярдәм итә алмассызмы, дип тә мөрәҗәгать итте. Соңрак ясаган чыгышында башлык әлеге мәсьәләдә ярдәм булачак, тик 50 гә 50 шарты белән, диде. Ягъни вак таш өчен акчаның яртысы район бюджетыннан түләнсә, икенче яртысына авыл халкының үзара салымыннан өлеш чыгарырга кирәк булачак.
Карамалы мәдәният йорты директоры Рамил Хәсәншин, авылда яңа клуб төзеп булмасмы, ди. Анысын да район башлыгы алдагы елларда уңай хәл итәргә ышандырды.
Авыл җыеннарында Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов, социаль яклау бүлегенең матди ярдәм бүлекчәсе мөдире Лилия Дормидонтова үз тармак-ларындагы яңалыклар белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр. Халык алдында районның башка кайбер хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре дә чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев