Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Камкада узган авыл бәйрәмендә беркем дә бүләксез калмады

Иске Камкада 20 еллап тәнәфестән соң авыл бәйрәме узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Дөрес, Иске Камкада бәйрәм тантаналары булып торды. Алар күбрәк берәр яңа объект яисә урам юлы ачылганда оештырылды. 2011 елда исә авылның 400 еллыгы шаулап узган иде. Ә менә бар якташларны бер мәйданга туплап мондый авыл көне узмаганга хәйран еллар үткән шул.

Иске Камка халкы бик актив ул. Биредә ике кешенең берсе җырлый, кыстатмыйча сәхнәгә күтәрелеп очып-очып бии, үзе язган шигырьләрен укый. Ә авыл көнендә оештырылган уеннарда бар халык ихластан катнаша, күңел ача, үзенә дә, башкаларга да бәйрәм кәефе өсти.

Камкалыларны бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Александр Никошин да килгән иде. Ул авыл көненең зур әзерлек белән үтүен билгеләп узды.

–Мондый бәйрәмнәр безнең дуслыкны, бердәмлекне тагын да ныгыта. Никадәр  якташлар кайткан. Аларның күбесе туган төбәкләрен кайгыртып яшиләр, авылга ярдәм итеп торалар. Без әлкилеләрне бит бер-беребезгә карата игътибарлы, ярдәмчел булу сыйфатлары берләштерә. Әлбәттә, авылны саклап калган,  аны яшәтүче кешеләр аерым хөрмәткә лаек. Авыл бит ил табынын ризыклы, нигъмәтле итә. Бәйрәмегез күркәм булсын, матур узсын,–дип халыкка мөрәҗәгать итте район җитәкчесе.

Аннан ул районыбызның шәрәфле гражданы, туган ягына һәрдаим ярдәм итеп торучы Ришат Хатыйповка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәмнең олы кунакларыннан берсе – Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да авыл халкына җылы теләкләрен җиткерде.

–Бүген көн дә бик матур, бәйрәмегез дә җанлы, күркәм уза,–диде ул. –Сезнең авылдан күпләр “Кызыл Шәрык” агрофирмасында эшлиләр, алар үзләренең уңган, тырыш булулары белән аерылып торалар. Минем әтинең дәү әнисе Иске Камкадан. Димәк, нәсел тамырларым сезнең авылга барып тоташа.

Туган як дип җан атып яшәүче Иске Камка кызы, Яр Чаллыда Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Римма Искәндәрова да сүз алды. Ул 14 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыган елларын искә төшерде. Римма ханым балалар бакчасына зур бүләк белән кайткан. Әле ул атлар узышында җиңү яулаучыларга да үз бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм котлауларына Ришат Хатыйпов, озак еллар районда эшләп, аның үсешенә зур өлеш керткән Гамил Әһлиуллин, Ирек Билалов та кушылдылар, якташлары белән хатирәләрен уртаклашып, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Ә инде район сәнгать осталары, авыл үзешчәннәре күңелле концерт программасы белән бәйрәмне ямьләндерделәр. Ул да түгел, бөтен мәйданда берьюлы диярлек ярышлар, бәйгеләр, уеннар башланды. Анда олысы-кечесе көчен, җитезлеген сынашты. “Иске Камка кызлары” дигән язулы футболкалар кигән кызлар да гел күзгә ташланды. Һәр уен-бәйгедә актив катнашып, алар бәйрәмгә үзләренчә бизәк өстәделәр.

Тау кадәр бүләк өелеп торган мәйдан түренә Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров юбилярларны, иң өлкән һәм иң яшь камкалыларны, иң чиста һәм төзек йорт хуҗаларын, матур бакча үстерүчеләрне чакыра. Тату үрнәк гаиләләр, күп бала тәрбияләп үстерүчеләр, авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт итүчеләр, спорт чараларында актив катнашучылар –берсе  дә бүләксез калмады. Яшен-картын хөрмәтләделәр, күңелен күрделәр авыл бәйрәмендә.

Иске Камка бит районның күп еллар баш батыры булган Талип Яруллинның туган авылы. Батыр үскән авыл бәйрәмендә ничек инде татарча көрәш булмасын. Бик киеренке һәм мавыктыргыч барган әлеге бәйгедә Тәлгать Зиннәтуллин  авылның баш батыры калды. Ә инде Иске Камкадан чыккан якташлар арасында көрәшче Рамис Миндубаевка тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев