Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Салман җирлегендә узган җыенда үзара салым мәсьәләсен уртага салып сөйләштеләр

​​​​​​​Авыл тормышын уңайлырак итү, халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында республикабызда күп программалар гамәлгә ашырыла.

  Шуларның берсе – үзара салым программасы. Аның нигезендә, халыктан җыелган  салымның һәр 1 сумына Татарстан бюджетыннан 4 сум өстәп түләнә.

18 ноябрьдә районыбызның барлык авылларында үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнар булачак.

 

 

Үзара салым программасы республикада 2013 елдан бирле гамәлдә. Беренче елларны халык үз акчасын бирүгә саграк карады, билгеле. Аннан, салым керемнәренең максатчан тотылуын, республика казнасыннан кергән средстволар хисабына аның шактый ишәюен күреп, кешеләрнең ышанычы ныгыды. Инде һәр авыл җирлегендә үзара салым хисабына  башкарылган бихисап эшләрне санарга мөмкин.

Күп авылларда  үзара салым акчаларына суүткәргечләр яңартылды, зират тирәләре тотылды, урам утлары куелды, юллар ясалды, күперләр ремонтланды, чишмәләр, күлләр чистартылды, башка күп төрле эшләр башкарылды. Берничә генә сан: Татарстан казнасыннан 2014-2018 елларда үзара салым программасын эшләтүгә 3 миллиард 182,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 2014 елда бу масатларда 278 миллион бирелсә, 2018 дә әлеге сумма 900 миллион сумга җиткән.

Иске Алпар җирлегендә үткән бер чарада: “Авыл бит ул зур бер гаилә. Гаилә нык, кайгыртучан яши икән, анда тормыш та көйле бара”,–дигәннәр иде. Чыннан да, зур гаиләдәге кебек, үзара салымны ничек тотасын һәр авыл халкы үзе хәл итә.

Әйтик, Карга, Иске Камка җирлекләрендә яшәүчеләр үзара салым акчасын ел башында ук тапшыралар да, дәүләтнең дүртләтә ярдәмен алып, планлаштырган эшләрен җәй айларында иркенләп башкаралар.

Яңарак кына Иске Салман җирлегендә узган халык җыенында үзара салым мәсьәләсе, аның буенча 18 ноябрьдә үтәсе референдум хакында җанлы сөйләшү булды.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов быел авылларда үзара салым акчасына башкарылган эшләрне барлап, халык алдында хисап тотты. Иске Салманда төзеләсе парк тирәсен тотып алу өчен баганалар утыртылган. Бу эш әле дә дәвам итә. Авылдагы күл чистартылган. Иске Тахталы халкы да сөенеп туя алмый – аларның үзәк урамнарында юллар ясалган, зиратка таба да юл яхшы хәзер. Яңа Баллыкүлдә дә үзгәрешләр күп. Биредә дә парк ясалган, су мәсьәләсе хәл ителгән.

Җыенда Яңа Баллыкүлдән Рәхилә Әхтәмова: “Авылга кергәндәге күлне чистартасы иде”,–дигән тәкъдим кертте. Иске Салманда парк мәсьәләсе буенча гәпләшеп алдылар. “Урман авылга орынып тора, парк ясау кирәк микән безгә?”–ди бер абзый. “Бик кирәк парк. Балалар җәй буе шунда рәхәтләнеп уйнар”,–дип, әлеге мәсьәлә буенча бәхәскә урын калдырмадылар. Иске Салманда урам юлларын ясау буенча да фикерләр булды. Алга таба алар эшләнер, әмма барысын берьюлы башкарып булмый шул. Авыл юлларын төзекләндерүнең чыгымнары да бик зур.

Иске Салман авыл җирлеге җыенында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Ул җирлек халкын үзара салымны ел башында ук түләп куярга чакырды. Болай итсәң, дәүләт ярдәмен тизрәк алып, җәй айларында ук башкарасы эшләргә керешергә була.

Җирлектә үзара салымны һәр кешедән 600 әр сум җыярга килештеләр. Әлеге акчаларны урам утлары өчен түләүгә, су белән тәэмин итү системасын карап-ремонтлап торуга, авыл юлларын төзекләндерүгә, парк зоналары булдыруга, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары алуга һәм алар өчен урыннар булдыруга тоту планлаштырыла.

18 ноябрьдә буласы референдумда җирлек халкы бу карарга үз мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирер.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев