Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Салман халкы авылның иң өлкән кешесен соңгы юлга озатты

22 июль көнне Иске Салман халкы авылның иң олы кешесе, тыл ветераны Гарифулла ага Хәсәнов белән саубуллашты. Аңа 92 яшь иде.

Гарифулла аганың үсмер чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Аңа ат җигәргә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр сука сукаларга, иген ташырга, кышын исә атлар карарга, савым сыерлары фермасында эшләргә туры килә.

Ул гомер буе колхозда эшли, ветеранның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

2015 елның 21 февралендә Казан Кремленең тантаналар залында Президент Рөстәм Миңнеханов Гарифулла Хәсәновка фидакарь хезмәте өчен “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырган иде.

Соңгы елларда Гарифулла ага Карга авылында кызы Мәдинә гаиләсендә тәрбияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев