Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Тумба авылында зыялылар гомер итә

Район газетасында эшләүче һәр журналистның күңеленә якын булган, яраткан авылы була. Мин, мәсәлән Иске Тумба халкын бик хөрмәт итәм, аларга сокланам.

Озак еллар Иске Тумба юлсызлыктан, Кече Чирмешән елгасы аша рәтле күпер булмаганлыктан җәфа чикте. Берничә ел  авылда яшәүчеләр чиста су белән начар тәэмин итүдән зарландылар. Бер карасаң, әлеге сәбәпләр аркасында авыл халкының үпкәсе дә, ачуы да хәйран булырга тиеш иде. Ләкин тумбалылар белән бу мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәндә каршы яктан ярсып китү, тавыш күтәрүнең әсәре дә булмас иде. Алар зыялы итеп: “Без беләбез инде, бу проблемаларны хәл итү өчен күп акча кирәк”, диебрәк сабыр гына  яши бирделәр.

Бүген инде Иске Тумбага асфальт юл алып бара, Кече Чирмешән елгасы аша елның теләсә кайсы фасылында үтеп йөрерлек тимер-бетон күпер төзелде. Халыкны өзлексез су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңай чишелеш тапты.

Хәзер инде җыеннарда монда яшәүчеләрдән  җитәкчеләргә ешрак рәхмәт сүзләре яңгырый. Үзләре исә авылда актив, җанлы тормыш алып баралар. Иске Тумбада туган авылы өчен сөенә дә, көенә дә белгән кешеләр яши.

Биредәге төсле матур, җанга якын табигать беркайда да юк бит – алар зур байлык – урман уртасында яшиләр.

Иске Тумбада халык бик җайлы, үзара аңлашып яши белә. Авылда 78 кеше гомер итә. Аларның барысы да коронавируска каршы вакцина ясатып куйган. Шулай ук флюорография, диспансеризация үтү дә тулысынча башкарылган. Бу турыда җыенда авыл фельдшеры Алина Родионова әйтеп узды.

Иске Тумбада башлангыч мәктәп, китапханә, клуб эшли, 2020 елда сабыйлар өчен уен мәйданчыгы да ясап куелган.

Авылда 2019 елда су башнясы торгызылган иде. Әмма суы гына рәтләп килмәде. Былтыр “Татмелиорация” траст компаниясе  генераль директоры урынбасары, якташыбыз Мансур Нотфуллин ярдәме белән яңа су башнясы куелды. Халык хәзер су белән өзлексез тәэмин ителә.

Иске Тумба бит ул Советлар Союзы Герое Кузьма Кириллович Афанасьевның туган авылы. Биредә аны еш искә алалар, хөрмәтләп, төрле чаралар үткәрәләр. Бик зурлап геройның 100 еллыгы билгеләп үтелгән иде.

Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл һәрвакыт төзек, җәй буе чәчәкләргә күмелгән булыр. Авыл җирлеге шунда яшәүчеләр ярдәмендә аның тирәсен тимер койма белән әйләндереп алган.

Авылда һәр йортта диярлек “Әлки хәбәрләре”  газетасын алдыралар икән. “Бездә бит интернет тотмый, бар яңалыкны район газетасыннан укып беләбез”,– диделәр утырышта катнашучылар.

Апак клубында шул авыл һәм Каракүл халкы белән үткән җыен да эшлекле шартларда узды. Аның эшендә катнашкан район башлыгы Александр Никошинга сораулар да булды.

Йосыф Әхмәдуллинны Апакка Димитровград ягыннан кергәндә авыл башындагы ямьсез терлекчелек корпуслары булуы борчый. Ул, биналарны сүтеп, матур итеп төзекләндерәсе иде, ди.

Александр Никошин:

–Буш терлекчелек биналарын сүтү зур мәсьәлә түгел. Ә бит теләгән кешеләр шул биналарны ремонтлап, анда маллар асрый алалар. Хөкүмәттән бу эшкә ярдәм дә каралган. Әнә Чиябаштагы Нияз Минсабиров гаиләсенә күз салыгыз. Башта савым сыерлары өчен үзләре бина төзеделәр. Хәзер авылларында моңарчы буш торган бина корпусларын ремонтлап маллар асрыйлар,– диде.

Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова:

–Апакта бик эшлекле, тырыш гаиләләр, нәселләр яши, без аларга терлекчелек биналарын алырга тәкъдим итәбез, – дип тора.

Авыллар җыенында халык җирлек башлыгының эшчәнлеген югары бәяләде. Урыннарда юллар елдан-ел яхшыра бара, авыллар урамнары тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылган, халыкны су белән тәэмин итү буенча ел саен зур эшләр башкарыла.

Әлегә Апакта яшәүче пенсионерларның азы гына коронавируска каршы прививка ясаткан. Бу җитешсезлек уңаеннан Александр Никошин авыл фельдшеры Зилә Рәхмәтуллинага да мөрәҗәгать итте һәм:

–Мәкерле чир өлкән яшьтәгеләр өчен бик куркыныч, йорттан-йортка йөреп сез моны аңлатырга, прививка ясатып, үзләренең сәламәтлеген кайгыртуларын төшендерергә тиешсез, –диде.

Демографик хәл Апак җирлегендә шәптән түгел – 567 кеше яшәгән өч авылда ел дәвамында бер бала да тумаган, бер гаилә кору да теркәлмәгән, ә үлемнәр саны 14 кә җиткән.

Җирлектә хезмәт яшендәге 330 кеше бар. Алар “Кызыл Шәрык-Агро”да, “Хузангай”да, бюджет оешмаларында, ягулык-майлау станциясендә (7 кеше), яңа ачылган газ заправкасында (5 кеше) эшлиләр.

Җыенда халыкка авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өчен бирелә торган ярдәм чараларыннан активрак файдаланырга тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев