Район балалар музыка мәктәбенә федераль программа нигезендә яңа уен кораллары, җиһазлар кайтты.
“Мәдәният” милли проекты буенча музыка мәктәбенә цифрлы пианино, рояль, баяннар, гармуннар, профессиональ тавыш көчәйткечләр, микрофоннар һәм башка күп җиһазлар алдылар. Алар арасында Италиядә кулдан эшләнгән тальяннарга кадәр бар.
Яңа уку елында балалар өр-яңа уен коралларында шөгыльләнеп музыка буенча сәләтләрен, осталыкларын үстерерләр.
Нет комментариев