Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылында яшәүче Минҗиһан апа Вәлиевага 95 яшь тулды

Карга авылында яшәүче Минҗиһан апа Вәлиевага яңарак кына 95 яшь тулды. Аны шушы юбилее белән котларга һәм Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү телеграммасын тапшырырга дип район башлыгы Александр Никошин килеп китте.

 
Нәкъ биш ел элек без, редакция хезмәткәрләре, Минҗиһан апага 90 яшь тулган көннәрнең берсендә аның өендә кунак булган идек. Кай арада биш ел вакыт үтеп киткән диген! Күз тимәсен, әбекәй аз гына да үзгәрмәгән, һаман шулай мөлаем елмаеп, ачык йөз белән каршы алды безне. 
Ә бит Минҗиһан апа тормышында авырлыклар аз булмаган. Ул Бөек Ватан сугышы чорында үзе кебек үсмер кызлар белән урман кискән. Тамаклары ач, өсләрендә барлы-юклы кием булган үсмерләргә карата гаять кырыс таләпләр куелган – агач кисү буенча норма югары, аны үтәмәсәң, эштән җибәрмиләр, хәтта землянкага кертмәгәннәр. Иртә таңнан төнгә чаклы эшләүчегә хезмәт хакы итеп бер кисәк икмәк бирә булганнар. 
Бу кыенлыкларга түзә алмыйча Минҗиһан һәм аның иптәш кызлары качып авылларына кайтып китәләр. Әмма качкыннарны авыл башында ук көтеп торганнар икән: өс-башларын алыштырырга булса да өйләренә кереп чыгарга өметләнгән кызларны киредән урман кисәргә озатканнар. 
Минҗиһан апа бу турыда инде искә алмый. Безгә аның тормыш юлында булган әлеге вакыйгалар турында улы Шәүкәт ага сөйләде. Гомумән, мин бу юлы Минҗиһан әби турында нәкъ менә улыннан күбрәк сораштым. 
–Безнең әни беркайчан да тик утыра белмәде, һәрвакыт нидер эшләде. Гомере хезмәт белән үтсә дә, яше инде унынчы дистә белән барса да, әниебезнең хәтере әйбәт. Начаррак ишетә, билгеле, әмма игътибары бөтен нәрсәгә җитә. Әйтик, мунча уты сүнгәнме, плитәдә газ юкка янмыймы – барысын да тикшереп тора,–дип сөйләде Шәүкәт абый. 
Минҗиһан апаның картлыгы бик бәхетле, уңайлы шартларда яши ул. Болары турында күбрәк улы Фоат белән килене Гөлзада кайгырталар. Ананы ялгыз гына калдырмыйлар уллары, янында әле берсе, әле икенчесе булыр. 
Әңгәмәбезгә  Гөлзада апа Вәлиева да кушылды. 
–Әни һәрвакыт бик иртә торыр иде. Без йокыдан уянганда ул инде мич ашлары пешереп өлгергән, шуларны авыз иттерергә дип авылда яшәүче ялгыз, авырып киткән картларны әйләнеп кайткан булыр иде. Мөгаен, башкаларга мәрхәмәтле булганы өчен гомере озын, бәхетледер аның,–диде ул.
Минҗиһан апаны юбилее белән котларга дип Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев та килгән иде. 
–Минҗиһан апа бик бәхетле ул, биш баласы да исән-сау, янына кайтып йөриләр. Ходай аны бала югалту хәсрәтеннән саклаган. Ә озын гомерле булуы сабырлыгыннан, күңеле һәрчак изгелектә булудан киләдер,–диде Рамил Вакыйф улы. 
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов исә Минҗиһан апаның ире Хәммәтвәли ага белән эшләгән елларын искә төшерде. 
–Ул совхозда бригадир иде. Авылдашлары хезмәт хакыннан канәгать булсын дип тырыша иде. Без Хәммәтвәли аганың Бөек Ватан сугышында күргәннәре хакында сөйләгәнен тыңларга ярата идек. Хәйран ачык йөзле, саф күңелле кеше буларак исемдә калды, Минҗиһан апа, синең тормыш иптәшең,–диде Рәшит Әбрар улы.
Әниләрен туган көне – 95 яше тулу белән котларга дип аның янына уллары – Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган Фоаты, озак еллар җитәкче булып эшләгән Шәүкәте, җаваплы урыннарда хезмәт куйган Әхәте, Рәфкате, Рузалиясе, аларның балалары, оныклары кайткан. Нинди олы бәхет бит бу – әни, дәү әни булып үз йортыңда газизләреңне каршы алу! Минҗиһан әбинең бу бәхете әле озак еллар дәвам итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X