Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы Республика көнен Сабан туе мәйданында бәйрәм итте

30 августта Республика көнен Әлки халкы район Сабан туе урынында үткәрде.

 Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле узды. Табигать тә менә дигән бүләк ясады: көн гаҗәеп җылы, матур булды. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Республика көнен бәйрәм итәргә халык бик күп җыелган иде. Сабантуй җире зур тантанага әйләнде. Биредә сәүдә нокталары эшләп торды, бала-чага таган атынып, батутта сикереп рәхәтләнде. Ачык һавада музей эшләде, балалар ясаган сувенирлардан күргәзмә-сәүдә оештырылды. Көзге муллыктан – чәчәкләрдән, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән эшләнгән күз явын алырлык букетлар, композицияләр күпләрнең игътибарын җәлеп итте, сокландырды.
Бәйрәмгә җыелган халыкны Республика көне белән район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде. 
–Татарстан елдан-ел матурая, икътисады ныгый. Республикада халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп төрле программалар эшли. Бу елның берничә аенда гына да районыбызда берничә социаль объект төзелде һәм ремонтланды. Быел районның һәр авылына әйбәт юллар төзү эше төгәлләнде. Мин бүген һәркайсыгызны шушы күркәм бәйрәмебез белән тәбриклим, сезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек, күтәренкелек телим (тепла, добра, уюта),–диде Александр Федорович.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең  Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова ирештерде. 
Аннан мәйдан уртасында мини-футбол буенча район чемпионаты җиңүчеләре бүләкләнде. Берничә ай барган әлеге бәйгедә “Альтат” (Базарлы Матак яшьләре командасы) чемпион булды. “Анжи” (Базарлы Матак) – икенче, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урынны алды. 
Аннан Сабантуй мәйданында каратэ, милли көрәш бәйгеләре башланды. Шулай ук башка спорт ярышлары, төрле күңелле уеннар кызды. 
Бәйрәмнең буеннан-буена җыр-музыка тынып тормады. Үзебезнең үзешчән артистлар бай концерт программасы әзерләгән иде. Популяр җырчы Әлфинә Әгъзамова чыгышлары да бәйрәмгә күтәренкелек өстәде. Халык та кыстатмады, биеп, җырлап күңел ачты. Көндезге сәгать дүрттә башланган бәйрәм төнгә чаклы дәвам итте. Бәйрәм салюты тантананың иң күңелле мизгелләреннән берсе булды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев