Әлки районы хезмәт коллективлары алдына 38 мең пар яфрак азык себеркесе хәзерләү бурычы куелды
Яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләү өчен җәйнең иң кулай вакыты хәзер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе маллар өчен яфрак азык хәзерләүдә ярдәм сорап оешма-предприятиеләр коллективларына мөрәҗәгать итте.
Бу җәйдә яшь маллар өчен 38 мең пар яфрак азык себеркесе һәм 3300 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү сорала. Һәр елдагыча, кышка маллар өчен бу кыйммәтле һәм витаминлы азыкны хәзерләүдә терлекчеләргә оешма-предприятиеләр коллективлары ярдәмгә килә.
Яфрак азык өчен өрәңге, шомырт, каен, миләш кебек агачлар әйбәт. Себеркене 30-50 сантиметр зурлыкта бәйләү кулай. Табигатьнең бу байлыгы яшь маллар сәламәт, көр, чирләргә бирешми үсеннәр өчен менә дигән витамин чыганагы булып хезмәт итә. Ә инде дару үләннәренә килгәндә, кычыткан, ромашка, тукранбаш ише үләннәрне җыеп бәйләп, ышыкта киптерсәң, бай даруханәң бар дигән сүз.
Бу атнада “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев һәр елдагыча яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә ярдәм сорап хезмәт коллективларына мөрәҗәгать итте. Бер шарт бар: әлеге яшел азыкны алдагы ике атнада хәзерләү мөһим. Бу аның иң витаминлы вакыты.
***
Районда сенаж хәзерләү оешкан төстә дәвам итә. Хуҗалыкларда 35,5 мең тонна яшел масса траншеяләргә салынды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырга артык дигән сүз.
Шулай ук печән хәзерләү эше дә куәтләнә бара. Бер көндә механизаторлар 408 тонна печәнне рулоннарга төреп саклауга куйдылар. Әлегә районда 1,5 мең тоннага якын печән җыелган. 13 мең гектарга якын күпьеллык үлән мәйданнарының 8 мең гектары теземнәргә салынган.
Чәчелгән мәйданнарның 50,7 мең гектары чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. Корткычларга каршы 11,7 мең гектарда, авыруларга каршы 8,2 мең гектарда химик препаратлар кертелгән. Бер үк вакытта басуларда чәчелгән культураларны яфрактан һәм тамырдан тукландыру эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев