Әлки районы хезмәт коллективлары терлекләр өчен яфрак азык хәзерләүдә булышалар. ФОТО
Яфрак азык белән тукланган сыерлар сөтне кимендә 10 процентка арттыра.
Витаминнарга бай бу терлек азыгы кышкы чорда зур кыйммәткә ия. Хәзер аны хәзерләү өчен иң кулай
Яфрак азыкны чыбыкның калынлыгы 1-1,5 сантиметрдан артканчы бәйлиләр. Агач чыбыгы күпме нәзек булса, ул шулкадәр витаминлы, маллар өчен файдалы. Яфрак азыкны каен, өрәңге, чикләвек, юкә, миләш кебек агачлардан себерке рәвешендә бәйләп хәзерлиләр. Тик бездә үскән кайбер агачлар яфрак себеркесе өчен яраклы түгел. Әйтик, шомырт терлек азыгы өчен ярамый – анда синиль кислотасы күп.
Һәр елны июль аенда районда маллар өчен, бигрәк тә бозауларга яфрак азык хәзерләнә. Бу эштә район үзәгендәге оешма- учреждениеләр коллективлары, авыллардагы бюджет хезмәткәрләре катнаша.
Яфрак азык хәзерләү өчен районда урманнар җитәрлек. Дөрес, эшкә керешер алдыннан урманчылар белән аның урынын билгеләү зарур. Нәкъ менә июль аенда агач яфракларында маллар өчен витамин запасы югары була.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре исәпләвенчә, бездәге яшь малларга кышлатуга кимендә 50мең пар яфрак хәзерләү зарур. Шулай ук 3770 пар бәйләм дару үләннәре белән запаслану мәслихәт.
Райондагы һәр хезмәт коллективына, анда эшләүчеләр санын исәпкә алып, яфрак азык хәзерләү биреме җиткерелгән иде. Бу эштә Базарлы Матак урта мәктәбе (директоры Луиза Абдрахманова), финанс-бюджет палатасы (җитәкчесе Илгиз Габидуллин), ТР Казначылык департаментының район бүлеге (Миләүшә Җәләлова), кино учреждениесе (Фәргать Гайсин), яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге (Айрат Җиһангиров), “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе, район башкарма комитеты, кайбер авыл җирлекләре зур активлык күрсәттеләр.
Һәр коллектив билгеле берәр терлекчелек коплексына, фермерларга беркетелде. Хәзерләгән яшел азыкны алар шунда тапшыралар. Сүз дә юк, күп хезмәт куеп җыелган витаминлы азыкны тиешенчә файдалану да зарур. Әйтик, Түбән Биктимер авылында кәҗә фермасы тотучы Нина Агапова үзенә тапшырыла торган яфрак азык өчен бик рәхмәтле булуын, аны теләп куллануын әйтә.
– Кәҗәләр дә, бозаулар да кышын яфрак себеркеләрен яратып ашыйлар. Чыбыгына кадәр ботарлыйлар. Алларында яфрак азык торган кәҗәләрем сөтне дә күбрәк бирә, продукция дә сыйфатлы була. Малларның сәламәтлеге өчен дә файдалы мондый азык, – ди ул.
Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил ХӘЙРУЛЛИН сөйләгәннәрдән:
– Без шәхси хуҗалык тотучыларга да, фермерларга, терлекчелек коплексларына да һәр бозауга кимендә биш пар яфрак себеркесе хәзерләргә киңәш итәбез. Бу бит җәйге чорда бер авырлыксыз диярлек хәзерләнә торган витамин запасы. Бозау тугач та аның алдына яфрак себеркесе элеп куйсаң, ул коры яфракларны тәмләп ашый башлый. Ә моның яшь малның саулыгына уңай йогынтысы биниһая. Киптерелгән яфрак азыкта барлык витаминнар саклана. Бигрәк тә юкә, чикләвек агачларыннан хәзерләнгән яфрак себеркеләренең кыйммәте зур. Шулай ук дару үләннәре белән запаслану да мөһим. Әйтик, ат кузгалагы яшь терлекләрнең эче йомшарганда бик файдалы. Дару препаратлары бит шактый кыйммәт. Ә төрле үләннәрне җыеп киптереп кую зур хезмәт тә, чыгымнар да сорамый.
Гомер-гомергә авыл кешесе маллары өчен кышка яфрак азык хәзерләгән. Табигатьнең бу байлыгын вакытында җыеп калырга, аннан тиешенчә файдаланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев