Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында сабан эшләренә әзерләр

Бу көннәрдә район хуҗалыкларының машина-трактор паркларында кызу эш бара.

 Берничә атнадан басуларга чыгасы техниканы, кем әйтмешли, инәсеннән җебенә кадәр тикшереп, һәр детален күз алдыннан үткәреп, ватылганын көйләп-җайлап, тутыкканын майлап әзерлек сызыгына куярга кирәк бит механизаторларга.

Быел сабан эшләрендә кулланыласы тракторлар, чәчкечләр, тагылма агрегатлар алдагы еллар белән чагыштырганда әйбәтрәк хәлдә. Чит илдә җитештерелгән тракторлар, ә алар башлыча зур егәрлекле машиналар, чәчү комплекслары өчен запас частьләр алдан ук кайтарылган булган. Бусы ремонт эшләрен тизләтү мөмкинлеге бирә.  

Район башлыгы Александр Никошин катнашында язгы кыр эшләрендә кулланылачак техниканың әзерлеген бәяләү өчен хуҗалыкларда үзара тикшерүләр үткәрелгән иде.   Нәтиҗәдә “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” һәм “Көньяк Әлки” территориаль идарәләр механизаторлары сабан эшләренә иң әйбәт, иң яхшы әзерләнгән дип табылды. 
Район газетасы журналисты “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” идарәсенең Әхмәт отрядына барып, техниканың сабан эшләренә ни дәрәҗәдә әзер икәнлеген карап кайтты. 
Дистәдән артык механизатор, көйләүчеләр мәш килеп техника тирәсендә кайнаша иде. Чуаш Кичүе егете Рәзив Борһановның язгы кыр эшләрендә кукуруз һәм көнбагыш чәчү белән шөгыльләнәчәге инде мәгълүм икән. Ул үзенең тракторын сәгать кебек төгәл эшләрлек итеп көйләп куярга өлгергән инде, тракторга тагасы чәчкеч тә әзер дип әйтергә була. 
- Кырга чыккач беренче булып ватылган нәрсә – май шланглары шартлау. Менә карагыз, бу чәчкечтә барлык көпшәләр дә өр-яңа. Мин бу чәчкеч белән берничә ел эшләдем инде. Аның “авырткан” урыннарын яхшы белеп, җентекләп ремонтладым,–ди тәҗрибәле тракторчы Рәзив Борһанов.
Арырак өч ир-егетнең ПК-1200 культиваторы янында мәш килеп эшләвен карап тордык. Әхмәт отряды җитәкчесе Рафик Зәйдуллин болай дип аңлатты:
–Бу агрегат кырларга беренчеләрдән булып чыгачак. Аның культиваторы 12 метр киңлектә, җирне берьюлы йомшарта һәм тырмалый. Җитештерүчәнлеге югары бу техниканың, шуңа да төзеклеген җентекләп тикшереп, кирәк булса, төзәтеп куярга булдык. 
Әлеге агрегат янында эретеп ябыштыручы Фәнил Шаһивәлиевка да эш җитәрлек. Ул йомшарган узелларның барысын да ябыштырып-ныгытып чыккан.
Әлеге культиваторны  үзенең кибән кадәрле зур “Нью Холланд” тракторына тагып Равил Хәмидуллин эшләячәк. Слесарь Фәрит Шиһапов белән бергәләп, егетләр культиваторга соңгы төрәннәрне беркетә иделәр.
Равил бу тракторда чәчү эшләрендә быел сигезенче тапкыр катнашачак. Механизаторның күңеле бик үк тыныч түгел – машинасының көпчәкләре тузган, ким дигәндә алтысын алыштырырга кирәк. Узган елда басуда эшләгәндә бер көпчәк шартлап икенче узелын ваткан, нәтиҗәдә иң кызу эш чорында эшсез торырга туры килгән. Механизатор быел да шундый хәл кабатланмасын дип борчыла.
“Оптима-6” һәм “Оптима-9” чәчкечләре янында механизаторлар Роберт Хәмитов белән Риназ Таҗиев нидер эшли иде. Егетләрнең тракторлары сабан эшләренә әзер икән инде. Шуңа күрә осталар хезмәттәшләренә чәчкечләрне ремонтлап бетерүдә ярдәмгә килгәннәр. 
Әхмәтнең тәҗрибәле тракторчысы Владимир Мирлачев үзенә беркетелгән  “Боллер”га “Морис” чәчкеч агрегаты тагып чыгачак кырга. Ул да басуда эшләячәк техниканы кат-кат тикшерә. Ә менә Әзгать Гомәровнең МТЗ-82 тракторы бөтенләй сүтелгән хәлдә гаражда тора әле. 
–Тракторга кирәкле барлык детальләр кайтарылды, мин аны бер атна дигәндә җыеп чыгам,–дип ышандыра Әзгать.
Тракторчы Рамил Әһлиуллинга да бу көннәрдә эш җитәрлек. Ул МТЗ-82 тракторына КУН-10 агрегатын таккан һәм  күтәрү-төшерү, авыл хуҗалыгы машиналарны өчен мәйдан чистарту кебек төрле эшләр башкара.
Билгеле, машина-трактор паркында техниканы ничек кенә тырышып көйләсәң дә, тракторлар басуга чыккач ватылуларсыз булмый инде ул. Андый вакытта кырга барып хезмәт күрсәтү өчен күчмә техникасы бар бу идарәнең. Илдар Исхаков карамагындагы ГАЗ-53 автомобиле эретеп ябыштыру, техник хезмәт күрсәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Рафик Зәйдуллин әйтүенчә, отряд складларына җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык кайтарылган инде. Хәтта чит илдән китерелә торган кукуруз орлыгы да җитәрлек. Ә ындыр табагындагы өсте ябулы мәйданга шактый зур күләмдә минераль ашлама алып кайтып өеп куйганнар. Көзге культураларны тукландыру өчен тулысынча җитәчәк ул. Моның өстенә, язгы чәчүдә файдалану өчен дә кайтарыла ашлама. Димәк, отряд кырларына сый җитәрлек кадәр кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев