Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Әхмәт”, “Борискино” отрядларында тырмалауда тәүлек әйләнәсе эшлиләр

“ВостокЗернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалы дым каплау эшләренә беренчеләрдән булып кереште. Бу көннәрдә филиал кырларында тырмалауда җиде агрегат эшли. Шуның өчесе ике сменада – тәүлек әйләнәсе дым каплый.

Кояшлы, җилле көннәрдә басулардагы дым хәйран тиз кими. Шуңа да дым каплауны кыска срокта башкару бик отышлы.

Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалы механизаторлары тырмалауга 1 апрельдә үк төштеләр. Алар башта күпьеллык үлән җирләрендә дым каплаттылар. Аннан инде туңга сөрелгән басулар да тырма агрегатлары керерлек кипшенеп өлгерде.

Филиалның баш агрономы Радик Билданов отрядларда эшнең барышы белән таныштыра.

–Безгә сабан культураларын чәчү өчен 4500 гектар җир кирәк. Бу көннәрдә туңга сөрелгән, культивация үткәрелгән кырларда дым каплау оешкан төстә дәвам итә. Шуларның 2 мең гектарында инде тырмалау эшләре башкарылды. Бер үк вакытта күпьеллык үлән басуларында да дым каплатабыз,–дип сөйли баш агроном.

Без “Әхмәт” отряды кырларында эшләүче агрегат янына тукталдык. Бу Чуаш Кичүеннән Равил Хәмидуллин. Ул үзенең югары егәрлекле “НьюХолланд-500” тракторына 21 метр киңлектәге яңа сатып алынган БЗ-21 тырма агрегаты тагып эшли. Җиргә басым зур булмасын өчен тракторына өстәмә көпчәкләр куйган.

–Трактор басуда бик җиңел йөри. Әнә бу кыр бөтенләе белән диярлек өлгергән – тырмаларлык. Юл буйларындагы  дымлырак участокларны гына себермичә калдырам. Анысын кибә төшкәч кечерәк тракторлар эшкәртер,–ди Равил.

Әлеге техниканы Равил җиде ел иярли. Самолет кабинасын хәтерләткән “НьюХолланд” белән бик оста эш итә ул. Әнә бит Казаннан килгән комиссия дә аның язгы кыр эшләренә әзерлеген югары бәяләгән. Сабан эшләре чорында Равил Хәмидуллин хезмәттәше Фәнис Борһанов белән алмашлап эшләячәк.

Әңгәмәдәшем белән коронавирус чире хакында да сөйләшеп алдык.

–Бигрәк зәхмәт нәрсә булып чыкты ул.  Ике ел элек хатынымны, тагын ике якын кешемне бер-бер артлы югалттым. Моннан да зур хәсрәт юк. Бу яман вирус турында да бик хәвефле әйберләр сөйлиләр. Шуңа да борчылам. Балаларга, туганнарыма: “зинһар сак булыгыз!” дип кенә торам. Ә без, билгеле, эшебезне дәвам итәбез. Авыл хуҗалыгында хезмәтне туктатырга ярамый.  Бигрәк тә бүгенгедәй көне елны туйдырырлык чорда,–ди Равил.

Аннан ул, ялт иткән зәңгәр тракторына җитез генә утырып, кузгалып та китте. Агрегат артыннан хәтфә кебек тигез җир җәелеп кала. Күп тә үтмәс, бу кырга инде чәчкеч таккан тракторлар керер.

“Әхмәт”нең  Йолдыз ягындагы күпьеллык үлән җирендә Чуаш Кичүе егете Ирек Җәләлетдинов дым каплауда эшли. Ул үзенең “Террион” тракторына киң СЧ-21 тырма агрегаты таккан. Бу басу да елның елында иң беренчеләрдән булып өлгерә.  Әнә инде Ирек диңгез кебек җәйрәп яткан кырның яртысында дым капларга өлгергән.

Филиал кырларында “Маг Корн” тракторы белән Алексей Кумаров, К-744 тракторында Роберт Вәлиев, МТЗ-81 дә Әмин Хәйруллин тырмалауда хезмәт куялар.

“Борискино” отрядында да язгы кыр эшләре бик җанлы бара. Исәлек авылы егетләре абыйлы-энеле Владимир һәм Николай Александровлар, Виталий Арнаков, яшь механизатор Андрей Потапов, дым каплауның бар әһәмиятен аңлап, тырышып хезмәт куялар. Иван Калмыков, Фәнис Мөхәммәтшин исә ашлама кертү эшләрен башкаралар.

Филиалның уҗым басулары тулысынча тукландырылган. Хәзер сабан культуралары чәчеләчәк кырларга минераль ашлама кертелә. Ашламаны төяп кырга китерү эшләрен МТЗ-1221 тракторы белән Рамил Вәлиуллин башкара.

Бу язда Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалы механизаторлары 1100 гектарда силос өчен кукуруз, 803 гектарда бөртек өчен кукуруз, 1521 гектарда көнбагыш, 306 гектарда катнаш бөртек һәм тагын рапс, арпа, соя, карабодай чәчәргә тиешләр. Иртә яздан барлык эшләр гаять төгәл оештырылган отрядларда планлаштырылган хезмәтләрнең вакытында һәм сыйфатлы башкарыласына шик юк. Игенченең тырыш хезмәтенә бәрабәр һава торышы да уңайлы килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев